Кочко-Пожар клубы, чын мәгънәсендә, өлкәбезнең көньяк-көнчыгышында яшәүче милләттәшләребезнең милли-мәдәни үзәгенә әверелде, чөнки биредә районара “Җәясу” балалар фольклоры фестивале уздырылып килә, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар җыены, “Нижгарбикә” конкурсы зур оешканлык белән үтә, нәкъ менә шушында Чуваш Республикасында яшәүче милләттәшләребез белән милли хәрәкәттә һәм мәдәнияттә тәҗрибә уртаклашу максаты белән тантаналы рәвештә “Дуслык күпере” төзелде һәм бу мөһим вакыйга кунакларның зур концерты белән беркетелде. Районара хоккей, чаңгы ярышларын кабул итүдә дә Кочко-Пожар клубы дирекциясе зур ярдәм күрсәтә.

Рамил Әхмәт улы шулай ук Рушан Идрисовны, Гөлнара Абдуллинаны, Максут Сәмиуллинны, Зәки абый Валемеевны өлкә хөкүмәтенең региональ һәм муниципаль эчке сәясәт министрлыгының Хөрмәт хатлары белән бүләкләде, Тәнзилә ханым Паламарчукка Татарстан мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды, “Туган як”ның туган көненә электр чәйнеге бүләк итте.
Ә моңа кадәр теркәү узган һәм юлдан тамак ялгап алган делегатларны үзләренең җырлары белән Илдус Харрясов, Рамил Абитов, Диляра Гаязетдинова сөендерделәр, җирле “Заман яшьләре” бию төркеме кызлары да чыгыш ясады. 73 делегатны конференциянең хөрмәтле кунаклары – К.Октябрь районының җирле үзидарә башлыгы Рафаэль Ильясов, Сергач татарлары лидеры Рушан Идрисов һәм милли районның баш имамы Харис хәзрәт Исмагыйлев җылы сәламләделәр.
2018-2019 елларда РНКАТНОның эшчәнлеге турында тулы исәп-хисапны Рамил Әхмәтович ясаганнан соң, Сергачтагы татар радиосы җитәкчесе һәм татар милли үзәге директоры Фәрит Аймалетдинов автономия белән “Татар радиосы”ның ике арадагы хезмәттәшлеген финанс яктан ныгытып бару кулай булыр иде, диде. Шулай ук ул, татар милли үзәге җитәкчесе буларак, Казанда узган Бөтенроссия һәм регионара чараларга автономия күзлегеннән генә делегатлар туплануга борчуын белдерде.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.
“Туган як” газетасы