tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижневартовск татарлары Сәмәйдә Сабан туенда катнашты
Нижневартовск татарлары Сәмәйдә Сабан туенда катнашты

Нижневартовск татарлары Сәмәйдә Сабан туенда катнашты

10 сентябрь көнне Казахстан Республикасы Сәмәй шәһәрендә I Иртыш буе Халыкара Сабантуе гөрләп узды. Әлеге истәлекле чарада Нижневартовск шәһәре «Мирас» татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рафаил Мөхәммәтҗанов белән Касюков Рөстәм Нигъмәт улы катнашты. Бүген Рафаил Рәфкать улы иртә белән барлык Югра төбәгендә яшәүче татар халкына Казахстан җирлегендә яшәүче татарларның сәламнәрен җиткерде.

Милли бәйрәмебезне оештыруда хезмәт куйган Актанышлыларга, кабатланмас “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленә, Татарстан республикасы мәдәният хезмәткәрләренә, спортчыларга кем генә сокланмас икән!? Татар халкы кайда гына яшәмәсен, кайда гына гомер кичермәсен дус – тату яши ул! Бердәмлектә көч! Бердәм булыйк!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*