tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида “Татар дөньясы” газетасының 20 еллыгын билгеләп үттеләр
Омскида “Татар дөньясы” газетасының 20 еллыгын билгеләп үттеләр

Омскида “Татар дөньясы” газетасының 20 еллыгын билгеләп үттеләр

Омск шәһәрендә 2003 елның декабреннән нәшер ителеп килүче “Татар дөньясы” – “Татарский мир” газетасының 20 еллыгын билгеләп үттеләр. Омск өлкәсе татарлары өчен басма мәгълүмат чыганагы Хәким Садыйков тырышлыгы белән булдырылган иде. Газетаны әзерләү, халыкка тарату буенча чыгымнарны түләүче, узган гасырның 90нчы елларыннан ук, Омскиның татар оешмалары эшенә даими матди ярдәм күрсәтеп торучы эшмәкәр, “Иртеш” һәм “Ибир” татар иҗтимагый оешмалары җитәкчесе Алимбаев Тамир Алимбаевич.
20 ел дәвамында газета өлкә үзәгендә һәм авыл-районнарда яшәүче халкыбызга түләүсез таратыла. Газета рәсми теркәлгән, 2500 тираж белән нәшер ителә. Юбилей тантанасында 60 кеше – татар оешмалары җитәкчеләре, авыл – районнардан даими хәбәрләр биреп торучы хәбәрчеләр чакырылган иде. Юбилейның беренче өлешендә конференция – фикер алышу булды, икенче өлеше өстәлләр артында барды. Чыгыш ясаучылар беренче чиратта Тамир Алимбаевичка һәм баш редактор Диана Единяковага рәхмәтләрен белдерделәр, газетаның бәя биреп бетергесез кыйммәтен ассызыкладылар. Рәсми тәбрикләүләр концерт номерлары белән үрелеп барды. Котлау хатлары, видео һәм аудио тәбрикләүләр Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевтан, БТКның мәгълүмат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхидән, Омскиның өлкә һәм шәһәр хакимиятләреннән, Төмән, Новосибирк, Оренбург, Марий Эл мәгълүмат чараларыннан һәм башкалардан җиткерелде. Чыгыш ясаучылар газетаның эчтәлеге бай булуын билгеләделәр, кайбер тәкъдимнәр керттеләр, һәркем “Татар дөньясы” көтеп алынган, яратып укыла торган газета икәнен ассызыклап әйтте.

Розалия Сайганова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*