tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пашат мөгаллимәсе
Пашат мөгаллимәсе

Пашат мөгаллимәсе

Укытучы… Бу бер сүз үз эченә күпме язмышны сый­дырган, күпме кешегә белем-тәрбия биргән, үрнәк өлгесе булып, аның алдагы тормышында хәлиткеч рольне уйнаган. Укучысының эчке халәтен тулаем белгән, аның барлык шатлык-борчуларын үзе аша уздырган, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булган кеше генә чын укытучы була ала. Һәм Пашат авылын­да гомер итүче 42 ел педагогик стажлы мөгаллимә Рәшидә ханым СОКОЛОВА нәкъ шундый, укытучыда булырга тиешле барлык күркәм сыйфатларга ия ул.

Һөнәр сайлау

Рәшидә ханым Шөбиле авы­лында Рафек һәм Алия Биля­летдиновлар гаиләсендә алты баланың олысы булып үскән. Барлык ул заман балалары ке­бек, җәйге каникулларда, көзен бәрәңге-чөгендер алу чорында колхоз эшеннән дә якта калма­ган, өйдә дә эш җитәрлек бул­ган. Әмма уку һәрчак беренче урында торган бу гаиләдә, әти-әниләре дә нык тырышкан – алты балаларына да белем биргән, кайберләре хәтта ике югары бе­лем алган.

Рәшидәнең укытучы һөнәрен сайлавы да очраклы түгел – әти-әнисе ягыннан күп булган бу кәсеп ияләре. “Мин бала чак­тан ук кечкенә дәфтәрләр ясап, билгеләр куеп, туганнарым, дус­ларым белән мәктәп-мәктәп уй­ный идем. Аннары башлангыч классларда укыганда үзебезнең укытучы апабыз декрет ялына киткәч, бер ел әниемнең туга­ны Асьма апа укытты. Миңа аның укытуы бик ошый иде һәм нәкъ ул миндә бу һөнәргә чын мәхәббәт уяткандыр дип уй­лыйм. Әтинең икетуганнары да укытучылар иде, мин бик китап укырга яраттым, мәктәп, авыл китапханәләрендә укымаган китабым калмагандыр”, – дип сөйләде Рәшидә Рафек кызы.

8 классны уңышлы тәмамлагач, әтисе аны Казанга педучилищега керергә дип алып китә. Аттеста­тында бер генә “дүртле” була, ул да булса рәсемнән, әмма шул “дүртле” хәлиткеч роль уйный да инде – уку йортында рәсем төп юнәлеш булганлыктан аны алмыйлар. “Юл буе елый-елый кайттым, ә әти юл буе рәсем дәресе укытучысын сүкте”, – дип хәзер елмаеп искә ала ул чакны Рәшидә апа.

Кайткач Лукоян педучилище­сына баралар, анда яхшы укучы­лардан торган төркем җыелган була инде һәм Рәшидәгә имти­ханнар тапшырырга кирәклеге ачыклана. Ул аларны уңышлы тапшырып, ниһаять, студент булу бәхетенә ирешә һәм пе­дучилищены тулаем “бишле” билгеләренә диярлек тәмамлый, ике-өч кенә “дүртле”се була.

Хезмәт юлы

Хезмәт юлын ул Камка мәктәбендә башлый, читтән то­рып Арзамас педагогия инсти­тутына укырга да керә. Бер ел Камкада эшләгәч, туган авылы Шөбиледә урын табыла һәм бер ел анда укыта, аннары Пашат егете Шәмил белән гаилә корып, туган авылыннан китә. Бу 1975 ел була.

Яшь укытучы бер ел Семоч­ки мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты белән татар телен укыта, аннары Пашат башлангыч мәктәбенә күчә. “Без биредәге бер укытучы белән алмашын­дык – ул 4 классны чыгарган иде, укучылары аны бик яраткан һәм алар янәшәсендә булу өчен үзе дә Семочкига күчте, ә мин Па­шатка килдем һәм лаеклы ялга чыкканчы биредә эшләдем”, – дип сөйләде Рәшидә ханым.

Пашат башлангыч мәктәбендә-ге күпьеллык хезмәт юлын ул бик җылы искә ала. 23 ел шушы уку йортын уңышлы җитәкли. “Уку­чылар саны күп иде, хәтта па­раллель класслар да булды. Мин укыткан классларда укучылар 20дән артык та була иде, анна­ры азайганнан-азая барып, ике-бергә генә калды, комплект укы­та башладык. Укытучылар Сәрия Аймалетдинова, мәрхүм Афия Садекова бик тырышып, күңел куеп эшләделәр, үзара бик дус-тату тордык, районда да ихти­рам иттеләр, бер генә дә кисәтү-шелтә алмадык”, – дип искә алды хезмәт елларын Рәшидә ханым.

Шулай дистәләгән еллар гомер узганы сизелми дә һәм 2009 елда сәламәтлеге какшау сәбәпле ул бар эшләрен Сәриягә тапшырып, мәктәптән китә. “Эштән калу бик авыр булды, бер ел еладым. Хәзер инде мәктәп тә, бакча да юк, бинасы гына калды, кызга­ныч”, – дип күз яшьләренә төелеп сөйләде ул. Хәтта бинаны да ба­рып караганы юк икән, йөрәгем җитми, без бит шул хәтле көч куйдык анда, ди.

Гаилә

Тормыш иптәше Шәмил белән алар бик матур яшиләр, гаилә башлыгы җирле колхозда инже­нер булып эшли. Өч бала – Аль­бина, Шәмилә һәм Илдарны тәрбияләп үстерәләр.

Килен кайниш туфрагын­нан алына диюләре дөрестер, Рәшидәнең каен әнисе Ниса апа укытучы була, аның әнисе дә, каен әтисе дә балалар укыт­кан. “Каен әнием белән 15 ел яшәдек, бик акыллы, сабыр, укы­мыш, Габдулла Тукайның бик күп шигырьләрен яттан белә иде, оҗмахта урыны булсын”, – дип җылы искә алды әңгәмәдәшем якын кешесен.

Авыл җирендә тормыш бер­кайчан җиңел булмады, алар да зур хуҗалык белән яшиләр – сыер, кайчак икене дә, атлар асрыйлар, зур бәрәңге бакчасы, тавык-кошын әйткән дә юк. Үсә барган саен балалар да кул ара­сына керә башлый, әлбәттә. Зур сынау аша да узарга туры килә үзләренә – 1982 елда өйләре яна. “Бернисез, өстебездәге киемнән калдык, яңабаштан төзенергә туры килде. Ул елларда бит төзү материаллары акчага да алырга юк иде. Дөрес, район бу өлкәдә булышты, рәхмәт. Ул янгын безнең тормышны берничә елга артка тартты. 7 яшьлек Альбина­быз белән 11 айлык Шәмиләне төзелеш тәмамланганчы әти-әнием үзләренә алып тотты. Аннары көзен, ноябрь иде инде, Шәмил Горькийдан телевизор, өстәл-урындыклар алып кайтты һәм шул ук көнне йөк машина­сы белән балалар артыннан да китте. 7 ноябрь парадын гаилә белән үз өебездә яңа телевизор­дан карадык, шатлыгыбызның чиге булмады”, – дип искә алды Рәшидә ханым.

Соңрак уллары Илдарны да алып кайталар, балалар тәр-типле, эшчән булып үсәләр, әти-әниләре өчесенә дә югары бе­лем бирә.

Укымышлылык гаиләдә ике яклап буыннан буынга күчә. Со­коловлар нәселе муллаларга бай. Шәмилә нәсел тарихын ачыклау белән шөгыльләнә икән, фамилияләренең каян килүен дә ачыклаган – ерак бабайлары зур ак сакаллы мулла буларак, аны “Сакалов” дип йөрткәннәр, аннары инде “Соколов”ка әйләнгәннәр. Бер нәсел вәкиле Оренбургта укып, Горькийдагы Ярминкә мәчетенә беренче указ­ной мулла булып килә, тагы бер ерак бабайлары полковой мулла була.

Каен әнисенең гаиләсе чыгы­шы белән Мөтеравылдан, Омск шәһәрендә бик җитеш тормыш­та яшиләр, аннары гражданнар сугышы тотынгач, Мөтеравылга кайталар һәм Ниса Пашат егете Әббәскә тормышка чыгып, шун­да төпләнә.

Рәшидәләр алты туган һәм ал­тысы да укыган дип язылды инде алдарак. Анардан кала бише­се дә – дүрт сеңлесе һәм энесе башкалада яшиләр.

“Үзебезнең балалар үсә барган саен да безнең гаиләдә укыр­гамы, укымаскамы дигән сорау хәтта тумады – гел укырга дип, максат куелды. Альбина югары белемле фармацевт, Шәмилә укытучылар династиясен дәвам итеп, Арзамас педагогия институ­тында укыды, аннары Мәскәүдә аспирантура тәмамлады, хәзер башкалада Россиянең халык-лар дуслыгы университетында (РУДН) укыта һәм параллель рәвештә Бауман исемендәге тех­ник университетта да лекцияләр укый. Илдар югары белемле менеджер, һөнәре буенча эшли. Өч оныгыбыз үсеп килә, Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер”, – дип горур­ланып сөйләде Рәшидә ханым.

Кызганычка каршы, тигез парлы картлык язмаган аларга – 42 ел иңне-иңгә куеп яшәгән тормыш иптәше Шәмил аганың вафаты­на җиденче ел инде киткән.

Рәшидә апа хәзер ялгыз яши, хәтта ялгыз диюе бик үк дөрес тә түгел – балалары гел хәлен бе­леп, ярдәм итеп тора. Кышлар­га яннарына чакыралар, әмма ул якын да җибәрми. “Ашымны эшлим, юлымны йөртәм, кирәк чакта социаль хезмәткәр Рөстәм Садеков хатыны Нурия белән очып җитәләр, дарулар, азык-төлек – ни кирәкне китерәләр, Ну­рия минем укучым да (автордан: аларның кайгыртучанлыгын без дә күрдек – Рәшидә апа белән аралашкан арада чәчәкләр, бүләкләр күтәреп, котларга килделәр). Тулаем алганда, уку­чыларым белән аралашып то­рам, шәһәрләрдә яшәүчеләре дә килгәндә хәлемне беләләр, рәхмәт игътибар-ихтирамнары өчен, ә инде Рөстәм белән Нуриягә аеруча зур рәхмәт.

Укучыларыбыз барысы да бик яхшы, тормышта үз урыннарын таптылар. Без аларга сыйфатлы белем бирергә тырыштык, баш­лангыч мәктәпне гел “бишле”гә тәмамлаучыларның Семочкида да төшмичә, шулай ук “бишле”гә укулары моңа дәлил, мәктәпне медальгә тәмамлаучылар да байтак булды”, – дип укучылары белән дә горурлануын белдер­де әңгәмәдәшем. Аның үзенең нәтиҗәле хезмәтенең дәлиле – төрле дәрәҗәдәге күп санлы Гра­моталары һәм Рәхмәт хатлары.

Туганлык җепләре

Туганнары белән алар бик дус-тату яшиләр, Шөбиледәге төп нигезне карап тоталар, һәр ел кайталар, Рәшидә ханым иң олылары буларак әниләре уры­нына калган, бар эшне дә аның белән киңәшләшеп эшлиләр. Һәр ел җәен әти-әниләре рухы­на багышлап, Коръән укыталар, Рәшидә апалары шул арада берәр көн куна да кала икән. Ел әйләнәсендә кайтырга туры килсә, кайчак аңа гына төшәләр, Шөбиледә торсалар да, вокзал якынрак дип анардан китәләр. Менә шундый дус гаилә алар.

Күптән түгел, 23 сентябрьдә Рәшидә ханым үзенең 70 яшь­лек юбилеен билгеләгән. Бала­лары Мәскәүгә чакыртып, кафе­да зурлап уздырганнар, барлык туганнары да гаиләләре белән килгән, бик күңелле генә арала­шып утырганнар. “Ике атна то­рып кайттым, балалар, туганнар белән аралашу күңелле, әлбәттә, мине шулай зурлаганнары өчен рәхмәт үзләренә”, – ди юбиляр.

Ул бик тыйнак, сабыр, тәрбияле, мин әйтер идем, зыялы ханым, кыскасы, чын укытучы инде. Без дә, бераз соңарып булса да, Рәшидә Рафек кызын матур юби­лее һәм профессиональ бәйрәме белән ихластан котлыйбыз, аңа саулык, хәерле озын гомер те­либез, һәр туган көнгә сөенеп, балаларының кадер-хөрмәтендә булып, аларның уңышларына шатланып, туганнары белән ара­лашып тагы да күп бәйрәмнәр һәм юбилейларын каршы алыр­га язсын Ходай Тәгалә.

Найлә ЖИҺАНШИНА.

Фотолар гаилә архивыннан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*