Бүген Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы Рамил Чурагулов иҗатына багышланган сәяхәттә катнашучы милләттәшләребез Бөтендөнья татар конгрессында кунак булдылар. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров кабул итте. Ул Башкортстан татарларына конгресс алып барган эшчәнлек турында бәян итте. Ассызыклап ул Россия регионнарында һәм чит илләрдәге татар оешмалары, татарларның милли бәйрәме – Сабантуйның географиясе киңәюе, оештырыла торган башка масштаблы проектлар, форумнар турында сөйләде.
Рамиль Чурагулов иҗатына багышланган сәяхәтне “Хәзинә-тур” инде дистә елдан артык оештырып килә. Рамил Чурагулов быелгы сәфәр 12нче булуын искәртте. Ел саен әлеге сәяхәттә Башкортстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән шагыйрьнең иҗатына мөкиббән булучы милләттәшәләребез катнаша. Шулай ук очрашуда популяр эстрада җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты Асаф Вәлиев та булды. Ул милләттәшләребезгә Рамил Чурагулов сүзләренә язылган “Әйтмә син авыр сүз” һәм “Моңнар кайтсын авылга” җырларын башкарды.
Очрашуда катнашучылар мондый сәяхәтне оештыруы өчен “Хәзинә-тур” җитәкчесе Комил Сираҗетдиновка һәм Бөтендөнья татар конгрессына олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Белешмә өчен:
Танылган җырлар авторы, шагыйрь, журналист, шәхси нәшрият хуҗасы Рамил Чурагулов 1962 елның 16 августында Башкортстанның Кырмыскалы районында туа. Бүгенге көндә Уфа шәһәрендә яши. Татар эстрадасы тамашачысына ул “Берләшик әле без, берләшик, “Моңнар кайтсын авылга”, “Кайгы җиле какмасын” һ.б. җырлары аша таныш. Шулай ук Рамил Чурагулов быел беренче тапкыр уздырылган Ык буе авыллары Сабан туе гимны авторы да.