Юмор остасы Рәшит Шамкай шушы көннәрдә сиксән яшен тутырды. “Ватаным Татарстан” гәҗите хәбәрчесен ул, мин хәзер мәзәк сөйләмим, дип каршы алды. Шигырьләр яза башлаган икән. Тормышта үкенечләре дә күп. Мөгез чыгарырга яратмыйм, ләкин үзеннән үзе шулай килеп чыга, ди Шамкай.
— Эш мәсьәләсендә дә, тормышта да мөгезләр шактый булды, нишләтәсең. Шуның белән башкалардан аерылып торам мин. Тумыштан шундый. Бу — кылтаю түгел бу, булмышым шулай. Аннары үкенгән чаклар да була. Ну әгәр мөгезең удачный килеп чыкса, күңел дә булып китә. Анекдот сөйләп, шуның өчен акча алу – мөгез чыгару түгелмени? Мин шуның өчен генә йөрдем дә. Файдага булды. Фатирлар алдым, балаларны фатирлы иттем. Мәзәкнең бит аның төрлесе бар. Мин аларны калыпка салырга тырышам инде. Ләкин аларны халык үзе уйлап чыгарган, шулай булгач нигә сөйләмәскә? Кыскасы, эчмимен дә, тартмыймын да, кимемим дә, артмыймын да. Яман хәлләр сирәк миндә, беркемгә дә кирәкмим дә. Йөрим шулай тыныч кына, дәрәҗәмне белеп кенә…