tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов БРИКС саммиты кысаларында Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов БРИКС саммиты кысаларында Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов БРИКС саммиты кысаларында Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашу уздырды. Ул Казанга аутрич форматында БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Россия Федерациясе Президенты чакыруы буенча килде.

Республика Рәисе, Таҗикстан лидерын сәламләп, аңа Татарстанга игътибары өчен рәхмәт белдерде. Эмомали Рахмон ассызыклаганча, мондый әһәмиятле саммитны уздыру урыны итеп Казанны сайлау аның үзенчәлекле статусын тагын бер тапкыр күрсәтә.

Әңгәмә барышында яклар хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар. «Без сезнең ил базарында Татарстанның әйдәп баручы компанияләрен киңәйтү белән кызыксынабыз», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында Эмомали Рахмон билгеләп үткәнчә, Таҗикстанда төбәк хезмәттәшлеге мәсьәләсе игътибар үзәгендә кала. “Россия Федерациясе белән сәүдә итүнең гомуми күләмендә Татарстан Республикасының өлеше 50 миллион доллар тәшкил итә. Бу күрсәткечне арттырырга кирәк”, – дип белдерде ул.

Чыганак: rais.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*