tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: “Конституция гражданнарның хокуклары сагында тора…”
Рөстәм Миңнеханов: “Конституция гражданнарның хокуклары сагында тора…”

Рөстәм Миңнеханов: “Конституция гражданнарның хокуклары сагында тора…”

Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле ватандашлар!

Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе Көне уңаеннан ихлас йөрәктән котлыйм.

Төп законыбызның нигезен тәшкил иткән, республикабызның күпмилләтле халкы ихтыярын чагылдырган нормаларның эчтәлегенә Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулган көннәрдә үзенчәлекле мәгънә төсмерләре өстәлә.

Күп еллар дәвамында Конституция гражданнарның хокуклары сагында тора, социаль-икътисадый казанышларның,  дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары системасы эшчәнлегенең ныклы нигезен тәшкил итә.

Без федераль җитәкчелеккә, шәхсән илебез Президенты В.В. Путинга республиканың башлангычларына һәм проектларына даими ярдәм күрсәтүе  өчен чиксез рәхмәтле. Татарстан бүген – икътисадта һәм социаль-мәдәни өлкәдә өметле зур планнары булган, киләчәккә йөз тотып, көчле үсеш кичерүче төбәк. Республика Россия Федерациясенең дәүләтчелеген һәм куәтен ныгытуга әһәмиятле өлеш кертә.
Татарстан Конституциясе иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасы үсешендә уңай роль уйный. Республикадагы иҗтимагый-социаль тотрыклылык нигезе  милләтләрнең һәм социаль төркемнәрнең Төп законыбызда билгеләнгән үзара тигезлегенә корыла.  Милләтләр һәм диннәр, гражданнар арасындагы татулыкны саклау турында туктаусыз кайгырту – барлык хакимият органнарының һәм җәмәгать берләшмәләренең көндәлек бурычы.

Конституция нормаларыннан тайпылмыйча, республиканың хәзергесе һәм киләчәге өчен шәхсән җаваплылык тоеп, без алга таба да  Татарстанның үсешен, алгарышын, кешеләрнең тормышын яхшыртуны тәэмин итәрбез дип ышанам.

Сезгә, кадерле дуслар, хезмәтегездә уңышлар, күңел күтәренкелеге, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Президенты               Р.Н. Миңнеханов

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*