tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әкият” театры “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” белән шаккатырды
“Әкият” театры “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” белән шаккатырды

“Әкият” театры “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” белән шаккатырды

Татар дәүләт “Әкият” курчак театрында зур вакыйга – “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” спектакленең премьерасы дөнья күрде.

Бу спектакль беренче күренешләреннән үк тамашачыны тылсымлы дөньяга алып кереп китә. Сәхнәдәге һәр деталь дөнья корылышы турындагы төп кыйммәтләрне нәни тамашачыларга да, өлкәннәргә дә аңлаешлы телдә, зәвыклы итеп кабул итүгә юнәлдерелгән. Спектакль һәр сабыйны, бәлагә эләкмәс өчен, олылар киңәшләренә колак салырга, ә иң мөһиме – һәркемгә әнине тыңларга өйрәтә. Гаилә белән карау өчен менә дигән әкият бу.

Спектакльне  Татарстанның атказанган артисты  Дилүс Хуҗиәхмәтов куйган. Бу аның режиссер буларак дебют эше. Дилүс турында күп әйтеп торасы юк, иҗаты чарланган көчле һәм талантлы артист. Соңгы елларда «Әкият» курчак театры сәхнәсендә 30дан артык үзенчәлекле һәм истә калырлык рольләр башкарган кеше.  Аның  башкаруында иң мөһим рольләрнең берсе – А.Цагарелинең  «Ханума» спектаклендә кенәз Вано Пантиашвили роле, Гоголь әсәре буенча куелган «Ночь перед Рождеством» спектаклендә Чуб һәм Пацюк, Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә – Әҗәл роле.

“Миңа мондый мөмкинлек биргәннәре өчен мин театр җитәкчелегенә рәхмәтлемен, – ди режиссер Дилүс Хуҗиәхмәтов. – Мин иң беренче чиратта традицион ширма артында уйнала торган спектакль куярга булдым. Сәхнәдә артистлар күренми, курчаклар гына. Тере планлы спектакльләр хәзер шулкадәр киң таралган”.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: спектакль “”Бердәм Россия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте” федераль проекты кысаларында сәхнәгә чыкты.

Дилия Шәязданова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*