tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырыла
Самарада шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырыла

Самарада шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырыла

Әгәр исән булса, Татар­станның Нурлат районындагы Әхмәт авылында туып, озак еллар Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында, Ульян өлкәсенең Димитровград (Мә­ләкәс) шәһәрендә яшәгән һәм иҗат иткән каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Габделҗаббар Кандалый, Шәйхи Маннур, Сәхаб Урайский исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Филантроп” халыкара бүләк иясе Гакыйль Сәгыйровка 16 февральдә 80 яшь тулыр иде.

Самар өлкәсенең татар җә­мәгатьчелеге шушы уңайдан 18 февральдә 11 сәгатьтә Са­марның Пушкин исемендәге Тимерюлчылар мәдәният йор­тында (Лев Толстой урамы, 94 йорт) әдәби-музыкаль кичә уздыра.

Казаннан, Нурлаттан, Ульяновскидан, Димитровградтан, башка күрше шәһәрләрдән, рай­оннардан күпсанлы кунак­лар, Гакыйль Сәгыйровның ба­тырлыгына һәм иҗатына мө­киббән кешеләр — язучылар, ша­гыйрьләр, җырчылар ча­кырыла.

Бәйрәмдә юбиляр турында истәлекләр, аның шигырьләре яңгыраячак. Профессиональ һәм һәвәскәр җырчылар Гакыйль Сәгыйров шигырьләренә язылган җырларны башкарачак­лар, шагыйрьнең китаплары, ясаган рәсемнәре, аның Биккол авылы музеендагы экспонатлар күргәзмәсе булачак.

http://samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*