Санкт-Петербургның Калинин районындагы 146нчы мәктәптә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган Батырлык почмагы һәм Хәтер стенды барлыкка килде.
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге Муса Җәлилнең кызы Люция Җәлилова белән бергәләп Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына махсус проект әзерләгән. Яшь буынны патриотик тәрбияләү максатыннан патриот шагыйрь язмышына багышланган Хәтер стенды ясалган.
Әлеге стенд өчен Люция Җәлилова гаилә архивында сакланган фоторәсемнәр һәм әтисе турында истәлекләр белән уртаклашкан. Батырлык почмагы өчен шагыйрьнең барельефын махсус заказ белән скульптор Винера Абдуллина иҗат иткән.

«Кунаклар бер минут тынлык белән Муса Җәлилне искә алдылар. Тантанада чыгыш ясаганда шагыйрьнең кызы күз яшьләрен тыя алмады. Ул мәктәп коллективына, Даими вәкиллеккә һәм тантанага килгән һәр кешегә тирән ихтирамын белдерде. Укучылар тантана өчен шигъри композиция әзерләгән иде», — дип хәбәр итә Даими вәкиллек.
Киләчәктә әлеге мәктәптә Муса Җәлил музее ачылырга мөмкин. Мәктәп администрациясе бу мөмкинлекне карый.
Рузилә Мөхәммәтова
tatar-inform
