
Экспозициядә татар йортының интерьерын булдырырга тырышканнар. Күргәзмәгә килүчеләр игътибарына татар миче, эш кораллары, йорт кирәк-яраклары, дин тоту әйберләре, кием-салым тәкъдим ителә.
Татарлар Волгоград өлкәсендә иң күп санлы халыкларның берсе. Бу төбәктә 2010 елгы кеше санын алу буенча 130 милләт кешесе яши дип исәпләнә, сан ягыннан татарлар шулар арасында – бишенче урында.
Фото: sareptamuseum.ru