tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарманда Шәүкәт Галиевка багышланган әдәби сәгать оештырылды
Сарманда Шәүкәт Галиевка багышланган әдәби сәгать оештырылды

Сарманда Шәүкәт Галиевка багышланган әдәби сәгать оештырылды

Сарман үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Шәүкәт Галиевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан «Балалар әдәбиятында Шәүкәт Галиев» дигән әдәби сәгать үткәрделәр.

Бу чарага «Лейсан» балалар бакчасыннан Хаертдинова Г. И. һәм Гайсина В. А. җитәкчелегендәге мәктәпкә әзерлек төркеме балалары килгән иде. Очрашу башында аларны китапханә, андагы кагыйдәләр, матур китаплар белән таныштырдылар. Балалар кроссворд чишеп, чараның күренекле татар шагыйре Шәүкәт Галиев турында барачагын ачыкладылар. Аннары китапханәчеләр балаларны шагыйрьнең иҗаты һәм Шәвәли катнашындагы кызыклы шигырьләре белән таныштырдылар.

Ш. Галиев аларны юморга төреп, елмаеп тора торган, кызыклы итеп яза белә. Шәүкәт Галиевнең шигырьләре шаярырга, кимчелекләребезне төзәтергә ярдәм итә; елыйсы килгән чакларны көлеп үткәрергә, авырлыкларга бирешмәскә өйрәтә. Балалар да үзләре ятлаган шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар. Чара бик күңелле үтте.

Чыганак: sarman-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*