tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сәфәр”дә татар зыялылары ифтары
“Сәфәр”дә татар зыялылары ифтары

“Сәфәр”дә татар зыялылары ифтары

Ульяновск шәһәренең нәкъ үзәгендә – Шевченко урамында яңа гына ачылган “Сәфәр” хәләл кафесында татар зыялылары ифтары узды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән оештырылган ифтар мәҗлесендә илледән артык милләттәшебез катнашты.

Алтмыш меңгә якын татар-мөселман яшәгән Ульяновск каласында хәләл туклану нокталары саны арта бара. Хәләл сертификатына ия булган рестораннар һәм кафелар бер-бер артлы ачылып тора. Менә изге Рамазан ае башланыр алдыннан шәһәребезнең нәкъ үзәгендә – Шевченко урамында “Сәфәр” дип исемләнгән хәләл кафесы үзенең ишекләрен ачты. Аның хуҗалары беренче эш итеп безнең автономия белән берлектә татар зыялылары ифтарын үткәрделәр.

“Алтмыштан артык кешегә исәпләнгән безнең кафеда никах һәм балага исем кушу, Коръән укыту мәҗлесләре, ифтар һәм корбан ашлары, юбилейлар үткәрү өчен бөтен шартлар тудырылган. Аш-су осталарыбыз кунакларны телеңне йотарлык тәмле хәләл ризыклар белән сыйларга әзер”,- дип белдерде туклану ноктасының хуҗалары Артур Фаткуллин белән Наил Муратов.

Күркәм мәҗлесне шәһәребезнең “Солтан” мәчете аксакалы Рәфыйк абый Алиакберов Коръәни-Кәримнән сүрә һәм аятьләр уку белән башлап җибәрде. Ул тоткан уразаларның, хәләл малларга үткәргән ифтарларның кабул булуын, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек насыйп итүен теләп дога кылдырды. Аннары өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин мохтариятнең телебезне, милли гореф-гадәтләребезне һәм йолаларыбызны, гаилә кыйммәтләрен саклап калып үстерү юнәлешендә мөфтият белән берлектә эшләве турында сөйләде. Ул әлеге кафеда “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының мастер-классларын үткәрергә тәкъдим итте.

“Хәзер күмәкләшеп авыз ачу мәҗлесләре барлык мәчетләрдә дә диярлек үткәрелә. Көн саен йөзләгән кеше ифтар ашларына җыела. Менә без дә беренче тапкыр татар зыялылары ифтарын уздырырга булдык. Биредә татар автономиясенең президиум әгъзалары, педагогик хезмәт ветераннары, сәнгать эшлеклеләре, ягъни милләтебезгә армый-талмый түләүсез хезмәт итүчеләр катнаша. Киләчәктә татар зыялылары ифтарын үткәрүне традициягә кертергә кирәк. Чөнки шундый очрашулар бердәмлегебезне ныгыта, кыйблабызны барлау мөмкинлеге бирә”,- диде Рамис Сафин.

“Сембер мирасы” татар яшьләре җәмгыятен озак еллар дәвамында уңышлы гына әйдәп барган, хәзер оешманың почетлы рәисе Руслан Фәизов күптән түгел гаилә корып җибәрде. Динара Ринат кызы белән Руслан Илсур улы никахлашып, саф татар гаиләсе төзеделәр. Татар автономиясе рәисе Рамис Сафин мәҗлестә яшь парны кайнар котлап, истәлекле бүләк тапшырды.

Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе Рамил Абитов, “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов, педагогик хезмәт ветераны Рузалия Зиганшина, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Туркова һәм “Сембер мирасы” яшьләр оешмасының почетлы рәисе Руслан Фәизов ифтар ашын югары дәрәҗәдә оештырган өчен татар автономиясе рәисе Рамис Сафинга рәхмәт белдереп, яңа гына ачылган “Сәфәр” кафесының уңышлы эшләвен теләделәр.

Рәфыйк ага моңлы азан тавышын яңгыратып, хөрмә җимешләре белән авыз ачканнан соң, ифтарда катнашучылар күмәкләшеп ахшам намазын укыдылар. Аннары дин кардәшләребезне милли сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган ифтар табыны көтә иде.

“Бүген Коръән сүрәләре, вәгазь тыңладык. Фикердәшләр белән аралаштык, үзебезне борчыган проблемалар турында уртага салып сөйләштек, уңышларыбызны барладык. Бик күркәм мәҗлес, истәлекле очрашу булды бу. Безне “Сәфәр” күрештерде, берләштерде. Аның ишекләре һәрвакыт ачык булсын, дини мәҗлесләр гөрләп узсын”,- ди Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины Рифгать Ахмедуллов.

И.ХАСИБОВ.  

Чыганак: emet73.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*