tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Серов шәһәрендә татар оешмалары җитәкчеләре җыелды
Серов шәһәрендә татар оешмалары җитәкчеләре җыелды

Серов шәһәрендә татар оешмалары җитәкчеләре җыелды

Свердловск өлкәсенең Серов шәһәрендә Төньяк идарә округының татар оешмалары җитәкчеләре җыелды. Бүген алар «Татар Җыены – 2021» Серов шәһәр округы татарларының җыенында катнашачак.

Очрашу урыны – Үзәк шәһәр балалар китапханәсе. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Төньяк идарә округы башлыгы Василий Сизиков, Төньяк идарә округы администрациясе җитәкчесе урынбасары Дмитрий Егоров, Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов, Татарстанның «Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*