tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сезгә тиеш әле бик күп хөрмәт
Сезгә тиеш әле бик күп хөрмәт

Сезгә тиеш әле бик күп хөрмәт

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан Саба шәһәр җирлегендә өч тыл ветеранына Татарстан Республикасы Рәисенең һәм район башлыгының Котлау хатларын, бәйрәм бүләкләрен Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов тапшырды. Ветераннарны котлауда район  ветераннар  советы рәисе  Фәнил Ильясов,  шәһәр  җирлеге башлыгы  Расих Хәсәнов  катнашты.

Күз алмасыдай  ветеран

Бездән  соңгы буын Бөек  Җиңүнең 100 еллыгын ничек билгеләп үтәр – анысы билгесез. Барысы да дөньяда тынычлык хакимлек итүенә бәйле. Ә хәзергә безнең бик тә  хөрмәтле мөхтәрәм затларыбыз – Җиңү  яулауга тылда көн-төн эшләп биниһая зур өлеш керткән ветераннарыбыз, барып баш ияр, чөчәкләр салыр өчен сугыш каһарманнарының исем-фамилияләре  язылган һәйкәл-обелискларыбыз  бар. Әби-бабалары күргән  авырлыкларны,  кичергән тетрәндергеч  михнәтләрне тыңлап  үскән яшь буын исән.  Мәктәп  укучылары район   күләмендә сугыш  балалары турында альбом эшләүдә дә актив катнаштылар.

Шуларның берсе – 1929 елда Юлбат авылында туган Шәмсетдин Минһаҗев. Ватан  сугышы башланганда аңа 11  яшь була. Сатышта 7  сыйныф укыган малай колхозда эшли башлый. Олылар белән беррәттән җәй көне сукадан, тырмадан кайтып керми.  Кыш көне фермада атларны карый. Ике  абыйсы фронтка алына. Танкист Сәйфетдин 1943 елда яу  кырында ятып кала. Шәмсетдин Минһаҗев үзе Калининград өлкәсендә хәрби хезмәттә сугыштан  соңгы  чорда  – 1949 елның июленнән 1952 елга  кадәр була. Армия сафларыннан кайткач, Зөя (Свияжск) шәһәрендә берьеллык курслар тәмамлап,  Саба май заводына  мастер булып урнаша.

“Унбиш ел Юлбаттан Тенеки  авылы аша җәяү  йөреп эшләдем. Ул  вакытта май  заводы да  военкомат  янында иде. Сабага  кергәч тә  күпме барырга  кирәк. Озын гомерле булуның  сере шул җәяү  йөрүдәндер  инде. Җәйге чорда  сөтне  суыту  өчен елгадан 9 ел боз чаптык, аны заводка ташыгач, пычкы чүбенә  күмеп  саклый торган  идек.  Ул  вакытта сыр кулдан болгатылып ясалды,  механизмнар юк  иде. Сөтне эшкәртеп бетермичә кайта  алмыйсың, 25 хатын-кыз белән   14шәр сәгать эшләдек. Теләчеләр дә китергәндә 100 тонналап  сөт эшкәртә идек.  Урыныма  кеше булмагач, отпуска да  алмадым”,– дип хәтерен  яңарта   ветеран.

Хәзерге  вакытта  Байлар Сабасының иң өлкән ир кешесе Шәмсетдин Минһаҗев май заводы җитештерү куәтен  арттыру өчен күп   көч  куя,  фидакарьлеге  өчен Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән  бүләкләнә.  Стажы 40 елдан арта.   Тормыш иптәше Сания апа белән 67 ел парлы гомер итәләр яшиләр. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. “Шәмсетдин  абый, Сезне район башлыгы һәм  үземнең исемнән Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән  котлыйм. Ветераннарга икенче  яртыеллыкка  “Саба таңнары”на  подписка  ясыйбыз.  Монда район башлыгы һәм республика Рәисе Рөстәм Нургалиевичның  Котлаулары һәм  күчтәнәчләре. Кабул итеп  алыгыз. Авырмагыз. Районда әле 70 ел  парлы гомер итүчеләр булмады. Алла боерса, тагын өч  елдан Өлкәннәр  көнендә “Алтын никахлар” тантанасына  килә  алсагыз, үзе зур тарихи вакыйгага әйләнәчәк”,– диде  башкарма  комитет  җитәкчесе Марат Ишниязов ветеранга  бүләкләрне тапшырып.

“Аңарчы  яши  алсам, Аллаһы тәгалә нәрсә  әйтә инде”,– диде жорлыгын җуймаган  ветеран. “Сине  күз  алмасы  кебек  саклап кына тотасы хәзер”,– дип  сүзгә кушылды  шәһәр җирлеге башлыгы  Расих Хәсәнов.  Шәмсетдин Минһаҗ улы үзенең  кадер-хөрмәттә  яшәвен  әйтте, кайгыртучанлык  өчен җитәкчеләргә рәхмәт белдерде.

Ике  абыйсы  сугыштан  кайтмаган

Тәгъзимә Абдуллина 1927 елныӊ 11  июнендә Чәбки-Саба  авылында яшәгән Абдулла гаиләсендә дүрт    малайга сеңелкәш булып туган. Сугыш  чоры балалары башына төшкән михнәтләр бер-берсеннән әллә ни  аерылмый да. Үзләренчә әйтсәк: “Без   күрмәгән  калмады”. Билгеле ки, бу исәпкә нуҗалар гына  кергән.

Сугыш башлануга, Тәгъзимәнең әтисен окоп казырга җибәрәләр. Исән-сау әйләнеп кайта, ләкин каты авырудан үлеп тә китә. Дүрт бертуган абыйсын фронтка алалар. Нигъмәтҗан белән  Гатаулла яу  кырында һәлак була. Бары икесе  –  Нурулла һәм Нигъмәтулла гына исән кайта.

Сугыш вакытында  14 яшьлек  Тәгъзимә “1 Май” колхозында эшли. Лобогрейка белән арыш уралар,  төннәрен, аны ат белән ташып, молотилкада сугалар. Таң аткач, янадан басуга чыкканнар. Авылда хатын-кызлар, балалар гына. Өлгерә алмагач, иген кышка да калган, кар  яугач, басудан ашлык ташыганнар. Язгы чәчүгә орлык җитмәгәч, Казаннан, Арчадан, Балык Бистәсенән, җәяүләп, капчык белән күтәреп ташыганнар.

Эшкә нык  беләкле  кыз  Тәгъзимә урман да кискән. Ат җигеп, Каенсардан Шәмәрдән станциясенә агач чыгарганнар.  Көненә бер буханка кара ипи биргәннәр. Сугыш беткәннән сон,  тыл батыры  тракторда да эшләгән әле. “Аннары түзмәдем, җәяүләп Сабага  чыгып  киттем. Аякта –  резин галош, өстә  бер кат  күлмәк.  Сабага кергәндә  авыл  башында капка төбендә  ике  карчык сөйләшеп утыра. Яннарына   килдем дә, әбекәйләрем, мин эш  эзләп  чыктым,  кая барыйм,  дип сорадым.  Кайда  хезмәт  авыр, шунда эш бар, диделәр. Үзем белән бер хатынны да иярткән  идем. Башта май заводына кердек. Кеше кирәк түгел, диделәр. Киттем пекарняга, рәхмәт төшкере, анда  алдылар. Аллага  шөкер, туктаусыз  15  ел эшләдем. Аннары май заводына  күчтем. Монда да бер минут тик торасы түгел.  Сепаратор белән сәгатенә 1000 литр сөтне эшкәртә идек. Җәен сөтне суыту өчен  елгадан боз  чабып, аны сәнәк белән тартып чыгарып,  ташып әзерләп  куя идек. Кара эштән курыкмадым. Илле  ел стажым бар”,– дип  сөйләде Тәгъзимә әби. Сабага күченеп килгәч,   фатирда  торган елларын, Төбәктән  өй алып  кайтып  салуларын да, үз  янына  алдырып 25  ел әнисен тәрбияләвен дә искә  алды. Күп еллар эшләгәне ѳчен «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән.  Тормыш иптәше Мофаззал белән өч ул үстергәннәр. Хәзерге вакытта  улы Рәис, килене Гөлнәзирә  тәрбиясендә яши.

“Хәер генә эстәмәдек”

Флера Сөнгатова

Җәйге матур таң атып, көн уртасы җитеп килә. Авыл халкы үз мәшәкатьләренә чумган,  күпчелек болында печән өстендә. Бала-чаганың исә үз шөгыле, олыраклар әти-әниләре  янында кайнашса,  кечкенәрәкләр уен белән мәшгуль. Ун яше дә тулмаган Саба  кызы  Флеранең мәгариф бүлегендә җыештыручы булып эшләүче әнисе  урынына калган  чагы.

“Бу көн онытылмый. Сугыш башланган дип әйттеләр. Әни  хуҗалык милкен үзләштерүдә гаепләнеп  төрмәгә утыручы әти янына Казанга  чыгып киткән иде. Мине үзе  урынына  калдырды. Миңа төнгә таба укытучы булып эшләүче Наҗия апа Макаровага бирергә повестка тоттырдылар. Кап-караңгы, өйләрдәге керосин лампалары да   сүндерелгән, тәрәзәләр капланган. Наҗия апаларны чак-көч эзләп таптым. Мин, 9 яшьлек бала, Сабаның ул  ягына  чыкканым да юк  иде. Икенче  көнне Казанга беркемне дә кертмиләр дә,  чыгармыйлар да икән дигән   сүз таралды. Без өйдә 4 бала, иң  кечкенә сеңлемә 3 яшь, әти юк, хәзер әнисез дә калабыз икән, дип үкереп  елыйбыз.  Бәхетебезгә, әни кайтты.  Ә менә әтиебезне бүтән күрергә туры  килмәде. Төрмәдә утыргач, сугышка  алмаслар дип уйлыйбыз. Иреккә  чыгарына 5 ай кала, фронтка  алып киттеләр.  Гаиләсен күрергә дә кайтармадылар.  1943 елның 22 июлендә үлгән хәбәре килде. Өчпочмаклы хат иде ул. Бабайларга алып барып укыганнан соң, әниләрнең елавын күреп  кенә, әтинең кайтмаячагын аңладым”,– дип  искә ала  күршем  Флера апа.

 

Гали (Мөхәммәтгали) Гарипов Калуга өлкәсе Ульяновск районы Поком авылында җирләнгән. Флера апа яшьрәк  вакытта әтисенең каберен барып   күрергә теләсә дә, хыялын тормышка  ашыра  алмый  кала.  Флера  апаның ире Хәкимҗан Сөнгатов та  фронтовик. Балтыйк буе фронтындагы канкойгыч  сугышларда катнаша. 1944 елның  көзендә Рига  шәһәрен азат  итү  алдыннан Десна  елгасын кичкәндә авиация һөҗүменә дучар булалар. Хәкимҗан  Сөнгатов та каты яралана.  Госпитальдә дүрт ай дәваланганнан соң, 1945 елның мартында демобилизацияләнә. “Без әнигә дүрт бала булдык. Бик газап белән  үстек. Хәер эстәргә генә барып җитмәдек.  Сугыш беткәнен ишетеп,  урамда “ура”  кычкырып   йөргәндә дә  яланаяк  идек.  Өстә кыш та, җәйдә  кия торган  юка  гына  куртка.  Инде оныкларымның балаларына андый  авырлыкларны күрергә язмасын. Илләребез тыныч, күгебез аяз булып, тынычлыкта яшәргә язсын”,– ди 92 яшьлек хезмәт ветераны,  сугыш  чоры баласы Флера апа. Ул озак  еллар балалар бакчасында ашарга пешерүче булып  эшли. Хәзер ул кече улы Рафис, килене Зөлфия тәрбиясендә  яши.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*