tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гали авылында күркәм фестиваль үтте
Гали авылында күркәм фестиваль үтте

Гали авылында күркәм фестиваль үтте

27 апрельдә Похвистнево районының Гали авылында 17нче тапкыр «Халкым минем» фестивале узды. Ул район һәм авыл эшмәкәрләренең матди ярдәме белән оештырылып килә. Менә инде җиденче ел рәттән әлеге чара Гали һәм аның халкы өчен бихисап игелекле гамәлләр башкарган мәрхәмәтле, олы йөрәкле авылдашыбыз — Расих Мөҗәһит улы Латыйповның якты истәлегенә багышлана. Әйе, ул Гали үсешенә гаять зур өлеш кертеп калдырды. Әле башкарасы эшләре, планнары да зурдан иде. Әмма, кызганыч, гомере бик иртә өзелде шул…

Фестивальдә Похвистневодан килгән Алия Әхмәтова, үзенең төркеме белән “Күчтәнәч” җырын башкарып, жюри әгъзаларына — өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровка, Гүзәл Арслановага, Анастасия Сорокинага бавырсак бүләк итте. Айрат Кәлимуллин, Коръән сүрәләре укып, дога кылды. Фирдәүсә Йосыпова һәм Диана Петрова кичәне бик матур итеп, татар һәм рус телләрендә алып бардылар.

Район вәкиле Сергей Черкасов Фәһимә Зариповага активлыгы өчен Губернатор исеменнән Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк тапшырды. Гали авылы башлыгы Идрис Муллабаев, чыгыш ясап, Расих Латыйповны бик җылы сүзләр белән искә алды.

Менә сәхнәгә Башкортостан Республикасы, Туймазы районының Төмәнәк авылыннан килгән кунаклар чакырылды. Алар галилеләргә бүләкләр алып килгәннәр иде. Татар оешмасы җитәкчесе Фәнил Галимов мәктәпкә, балалар бакчасына бик күп китаплар җибәргән.

Чарада катнашучылар “Вокал”, “Хореография” һәм “Иҗади гаилә” номинацияләрендә көч сынаштылар. Аларның саны бик күп булды. Ильяс әфәнде Шәкүров һәрберсенә — дипломнар, җиңүчеләргә бүләкләр тапшыра барды.

Беренчелекне Гали авылыннан «Ялкын» фольклор ансамбле, Балыклыдан Ленар Абсаттаров, Похвистневодан Руфинә Исхакова, Ярмәктән Наилә Ганиева яуладылар. Икенче урынга Похвистневодан «Бәхет», «Вереница» («Әпипә»), «Нежность» төркемнәре, Яңа Мансур авылыннан Альбина Гыйниятуллина, Венера бистәсеннән Наталья Климанова чыктылар. Ә Гали авылыннан «Импульс» коллективына, Замирә Зариповага, Камилә һәм Наилә Хәсәноваларга, Яңа Мансур авылыннан Алия Ильясовага, Шенталы районының Денис авылыннан Алия Галиуллинага, Төмәнәктән Зилә Нәгыймуллинага, Тәхлилә Гузинага өченче урын бирелде.

Гаиләләр арасында беренче урынны — Денис авылыннан Галиуллиннар, икенче урынны — Гали авылыннан әниле-кызлы Хәбибуллиналар яулады. Ә Төмәнәктән килгән Мирзагалиевлар гаиләсе өченче урынга лаек булды.

Гомумән, төмәнәклеләр фестивальгә бик нык әзерләнеп килгәннәр иде. «Арча», «Талбишек», «Туймазы мәрҗәннәре», «Синдер ул, дип уйладым», «Өянкеләр» җырларын башкарып, тамашачыларны шаккатырдылар алар.

Кичәдә Богырысланнан килгән якташыбыз Клара Шәкүрова һәм мин, Расихне искә алып, шигырьләребезне укыдык. Игелекле милләттәшебезнең рухы шат булсын, без аны беркайчан да онытмаячакбыз.

Өлкә «Туган тел» җәмгыятенең президенты Ильяс Шәкүров: «Гали авылы Самара өлкәсенең горурлыгы булып тора, ә авылның уңган, тырыш халкы соклануга лаек», — дип билгеләп үтте һәм «Самар татарлары» журналларын һәм календарьларын өләште.

«Халкым минем» фестивале бик ямьле, күңелгә ятышлы булып узды. Аны оештыручыларга, иганәчеләргә, район җитәкчеләренә зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз.

 Саимә МОРЗАХАНОВА

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәте

Чыганак: samtatnews.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*