tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры Казахстан Республикасыннан җиңү белән кайтты
Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры Казахстан Республикасыннан җиңү белән кайтты

Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры Казахстан Республикасыннан җиңү белән кайтты

Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры Казахстан Республикасында Мохтар Әүэзовның тууына 125 ел тулуга багышланган VIII Халыкара Урта Азия илләренең театр фестивалендә «Шигъриятнең сәхнә сәнгатендә гәүдәләнеше» номинациясендә җиңү яулап кайтты.

Театрның иҗат коллективына «Шигъриятнең сәхнә сәнгатендә гәүдәләнеше» номинациясендә җиңүче дипломын, «Мохтар Әүэзовның тууына 125 ел тулуга багышланган VIII Халыкара Урта Азия илләренең театр фестивалендә катнашкан һәм театр сәнгатен саклауга, үстерүгә керткән өлеше өчен» дипломын Казахстан Республикасының Мәдәният һәм спорт министры Даурен Абаев тапшырды.
Төрки милләтләрнең халыкара «Төрксой» оешмасы генераль секретаре Солтан Раев та оешма дипломын тапшырды.

Т. Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры Рәмиев шигыре буенча куелган «Таң вакыты» пластик спектаклен 2 ноябрьдә Мохтар Әүэзов исемендәге Казах милли драма театрында күрсәткән иде.

n-theatre.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*