tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар әһелләре форумы пленар утырышының беренче өлеше тәмамланды
Татар әһелләре форумы пленар утырышының беренче өлеше тәмамланды

Татар әһелләре форумы пленар утырышының беренче өлеше тәмамланды

Бүген, 13 июнь иртәсеннән “Корстон” комплексында VI Бөтенроссия татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин”  форумының пленар утырышы эшен башлап җибәрде. Эш башланып китәр алдыннан делегатлар һәм кунаклар “Минем гаилә шамаиле” конкурсында катнашучыларның эшләре күргәзмәсен карый алдылар, хәләл продукциясен сатып алу мөмкинлегеннән файдаландылар.

Утырыш Коръән сүрәләрен укудан башланып китте. Соңыннан сүз форум эшендә катнашучыларны сәламләү өчен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка бирелде.

Пленар утырыштагы чыгышларны Башкортстанның Янаул районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Вәлиев башлап җибәрде. Ул үз җирлекләрендәге дини тормыш хәләте, хәле турында сөйләде.

Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибн Җәлил хәзрәт Фазлыев дини һәм милли тәрбия, уку-укыту системасын камилләштерү, дөрес итеп куллану, уңай мисаллар китереп сөйләде.

Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов җидти һәм әһәмиятле тема күтәрде. Аның чыгыш татар халкының милли һәм дини үзбилгеләнүенең үрелеп баруына багышланган иде.

Шулай ук Самара өлкәсе мөятие Талип хәзрәт Яруллин, Чуашстан мөселманнары диния нәзарште рәисе урынбасары Наил хәзрәт Ямалетдинов, Россиянең Азия өлеше муселманнары диния нәзарште рәисе Нафыйгулла хәзрәт Аширов, Уфадагы “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов, Иваново өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Фәрит хәзрәт Ляпинның һәм Свердлау өлкәсе муселманнары диния нәзарәте рәисе Рәдиф хәзрәт Гыйндуллинның чыгышлары булды. Дини мәгариф, мәчетләрдә татар теленең роле һәм башка мөһим проблемалар күтәрелде.

Пленар утырышның беренче өлеше кайбер имамнарны Бөтендөнья татар конгрессының Мактау грамоталары белән бүләкләү белән тәмамланды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*