«Татар кызы-2019» финалистлары программасы дәвам итә!
Кичә кызларда Казан театры училещесының сәхнә сөйләме буенча укытучы Инсаф Абдулла нәфис сүз, матур сөйләм буенча дәресләрне башлап җибәрде.
Программаның мәдәни өлешен катнашучылар Шәриф Камал музей-йорты – Татар китабы йортында үткәрделәр: чиксез татар әдәбияты дөньясына чумдылар.
Көн ахырын кызлар Татарстан Республикасы халык артисты Ләйсән Хаметовадан хореография һәм танылган җырчы Ләйсән Закировадан җыр дәресләрендә үткәрделәр.