30 март көнне Саба муниципаль районында Халыкара 
Берәүләр татар кызына хас тыйнаклыгы белән аерылып торса, икенчеләре чаялыгы, телгә осталыгы белән алдырырга тырышты. Жюри рәисе – Бөтендөнья татар яшьләре Форумы рәисе Яруллин Тәбриз Мөдәррис улы булды, шулай ук махус бәйгегә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Хәйруллин Илдар Зиннур улы да килде. Җиңүче исеменә Симет авыл җирлегеннән Шәфигуллина Айсылу Камил кызы, Байлар Сабасыннан Мусина Ләйсән Илнур кызы һәм Шыңар авыл җирлегеннән Билалова Энже Илһам кызы лаек булдылар.

