Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогика институтында (Төмән дәүләт университетының филиалы) татар телен өйрәнү курслары эшли башлады. 17 октябрь көнне себер татарларының лингвомәдәни мирасын өйрәнү үзәге җитәкчесе, Тубыл шәһәрендәге “Каюм Насыйри институты” Мәгариф–мәдәни үзәге методисты, филолигия фәннәре докторы, профессор Гүзәл Фәйзуллина укырга теләүчеләрне сәламләде һәм бу уку курсларны алып баручы тәҗрибәле укытучы, озак еллар Тубыл педагогия көллиятендә татар теле, әдәбиятны, укыту методикасы дәресләрен алып барган татар бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Назалия Газиева белән таныштырды.
Очрашуга килүчеләр төрле яшьтә һәм төрле һөнәр ияләре иде. Аларга курсларның программасын һәм эчтәлеген тәкъдим иттеләр. Тыңлаучылар үзләренең бу курсларга карата күз карашлары, өметләре, теләкләре турында уртаклаштылар. Җылы атмосферада узган чарада укытучыга сораулар бирделәр. Назалия Тимергази кызы татар алфавиты һәм графикасы, фән үзенчәлекләре белән таныштырды.
Назалия Газиева бу курсаларны очраклы рәвештә алып бармый. Ул Пермь шәһәренең М.Горький исемендәге Дәүләт университетын тәмамлаган, тәҗрибә туплаган белгеч. Яшь буынны рухи-мәдәни мирасыбызга якынайту, гореф-гадәләребезне өйрәтү, туган телгә мәхәббәт уяту буенча оештырылган чараларда актив катнашкан укытучы. Ул Тубыл шәһәрендә татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләребезне торгызу буенча күп эшләр башкарды. Назалия Тимергази кызы күп еллар себер татар мәдәният үзәгендә, шәһәрнең унбишенче мәктәбендә, педагогия көллиятендә хезмәт итте. Студенталары белән төрле милли мәдәни чаралар, концертлар оештырды.
Себер татар мәдәният үзәгендә “Чишмә моңнары” ансамбле белән милли бәйрәмнәрдә катнашучы, оста алып баручы да ул булды. 15нче мәктәптә эшләгән елларында Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән татар телен, әдәбиятны яхшы белгән укучылары белән Татарстанның җәйге ләгерендә булдылар, Арча педагогия көллиятендә үткәрелгән олимпиадаларда, “Тел тәҗрибәсе” дип аталган чараларда да катнаштылар.
Татар телен өйрәнү курсларында укытучы тыңлаучыларны өлкә газетасы “Яңарыш” белән таныштырырга ниятли. Мәкаләләрне укып, эчтәлеге буенча анализлар ясауны да ул планына керткән. Тубыл шәһәрендәге “Каюм Насыйри институты” Мәгариф–мәдәни үзәге ярдәме белән оештырылган курсларны алып баручы Назалия Газиевага, уку курсларын оештыручыларга, монда белем алган тубыллыларга уңышлар, иҗади дәрт телибез. Тубыл шәһәрендәге “Каюм Насыйри институты” Мәгариф–мәдәни үзәге методисты, филолигия фәннәре докторы, профессор Гүзәл Фәйзуллина тырышлыгы белән оештырылган татар телен өйрәтү буенча курсларга рәхим итегез! Курслар тәмамлангач, өч ай укып белем алган тыңлаучыга сертификат тапшырылачак.
Римма Умитбаева