“Туган як җыры” бәйгесенең яңа катнашучысы – Уфа шәһәренең Дим бистәсендә яшәүче Рима Әминова. Гармунда – Диния Буранголова.
⠀
Дуслар, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге игълан иткән җыр бәйгесендә һәркем катнаша ала! Үзегезнең якта популяр булган, туганнар, якыннар белән җыелышкач табын артларында яратып җырланган көй-моңнарны видеога төшереп, [email protected] электрон адресына, яки 89273550989 телефонына юллагыз. Шулай ук #туганякҗыры (#туганякжыры) хештегы белән үзегезнең социаль челтәрләрегезгә урнаштырыгыз. Берүзегез яки берничә кеше белән берлектә җырларга мөмкин.
Видеоны смартфон, айфон, һ.б. җайланмаларга төшергәндә, горизонталь форматны сайлавыгыз сорала.
⠀
Видеолар Башкортстан вәкиллегенең социаль челтәрләрендә, ютуб каналына куелып бара.