tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарлар Youtube каналында оя кора алырмы?
Татарлар Youtube каналында оя кора алырмы?

Татарлар Youtube каналында оя кора алырмы?

29 майда Татар порталлары берлеге оештырган аналитик түгәрәк өстәлдә өч актуаль мәсьәлә каралды. Иң башта Youtube каналын ачу серләре тикшерелде.

    Санкт-Петербург татарларының piter.tatar порталы (аның хуҗасы һәм алып баручысы Равил Закиров) узган елда оештырыла башлаган медиафорумнар, онлайн конференцияләр татар тормышына, бигрәк тә интернет челтәрендәге милли мохиткә багышлана. 29 майда үткән очрашуның беренче өлешендә татарлар өчен   Youtube форматындагы тапшырулар каналы ачу турында сүз барды.

Төп докладчы – “Ютюб татарочки” каналын гамәлгә куючыларның берсе компьютер белгече Айнур Әхмәтов булды. Ул  татарча ютюб каналларның шактый зәгыйфьлеге, тамашачы-караучылар даирәсенең тарлыгы турында әйтее. Аерым алганда аналитика, кызыклы мәгълүмат, милләт һәм тарих турында иркен итеп сөйләшү, мөстәкыйль фикер алышу сирәк очрый. Иң аянычы – татарча каналларны караучылар саны берничә дистә яки күп дигәндә берничә мең генә булу. Иң кимендә 7-8 миллион кешесе булган татарлар өчен бу саннар бик тыйнак әлбәттә.

Шулай да Айнур Әхмәтов татар ютюбында эстрада, популяр җырчылар шактый киң даирәне җәлеп  итүен әйтте. Чыннан да, безнең татар тамашачасы концертларга йөрергә ярата, радио-телевидение аша җырлар тыңлый һәм карый, интернетта да эстрада йолдызларын эзли.

Докладчы Айнур Әхмәтов  Казанда яшәүче блогер Фәгыйлә Шакированың  тапшыруларын 50 меңнән артык тамашачы карауга игътибар итте. Ул бу феномен гади татар апаларының көнкүреш темаларга кызыксынып карау белән бәйле дип саный. Мөгаен Фәгыйләнең “Сөембикә” журналы белән тыгыз бәйле булуы, аның тапшыруларының бу журналның иҗади программасына тәңгәл килүе дә зур роль уйныйдыр. Айнур Әхмәтов «Яшь Татмедиа – Татмедиа Junior» проекты казанышларын “Ялкын” журналының ютюбтагы тапшыруларын уңай билгеләп үтте.

 

Әлбәттә, Айнур Әхмәтовның төп фикерләре  “Ютюб татарочки” каналының ничек эшләве, алып баручы Алсу Хафизның  иҗади эшчәнлеге турында булды. Ютюб платформасы бу тапшыруга тугандаш, иҗатташ эзләп, аңа иң якын даирә буларак казах аудиториясен тәкъдим иткән булып чыкты. Гомумән эчтәлек, контент сыйфаты һәм мәгънәле фикерләр, заманча тамашачылар аудиториясен арттыру татар ютюб каналларының төп проблемалары булып тора. Хәзерге мизгелдә рус һәм татар телләрен җиңел һәм сыйфатлы “үреп” баручы бу канал яшь интернетчыларга һәм милли мәдәният белән кызыксынучылар өчен яхшы үтрәк булып тора. Аның атнага бер тапкыр чыгучы тапшырулары хәзер дә үсештә. Телгән кеше ачып карый, якынрак таныша аласыз.   https://www.youtube.com/watch?v=UB5K98EspD4

Әлеге ютюб каналы тапшырулары нигездә рус телендә барса да, аларның эчтәлеге татар мәдәниятенә һәм милли тормышына башышланган. Алып баручылар рус телендәге чыгышларда татарча  аңлатмалар да бирәләр. Интернетта утырган яшьләрнең күбесе рус телендә аралашканны исәптә тотып, piter.tatar порталы оештырган бу очрашуда чыгышлар рус телендә барды.

Айнур Әхмәтовның татарлар өчен ютюб каналын ачу турындагы чыгышын һәм фикер алышуны түбәндәге сылтамадан карый аласыз:

Piter.tatar порталы оештырган бу очрашуда катнашучылар Айнур Әхмәтовка сорауар бирделәр, үзләренең фикерләрен әйттеләр. Бу әңгәмәдә Кәтифә Гайнетдинова (модератор), Равил Закиров, Шамил Майлунов, Римзил Вәлиев, Зәрия Хәсәнова һәм башкалар катнашты. Татар порталлары берлегенең абруйлы экспертларының берсе Фәрхәт Фәткуллин бу очрашуда ясалган чыгышларга үз бәясен биреп, фикерләр язып торды. Темаларны тикшерү бу очрашудан соң да челтәрдә дәвам итте.

Farhad Fatkullin, [29.05.2022 18:03]

Шамил һәм Айнур исәнмесез. Чыгышларыгыз өчен әфәрин 👏

Берлегебез бар “татар яклыларны” барлау өчен платформа буларак хезмәт итә. Монда татарларны аера алган ил-дәүләт, дин, фирка, идеология һәм башка карашларга урын юк. Яшь, җенес, шәхси тәҗрибәбез яки проектыбыз зурлыгы беребезгә приоритет бирми – һәрберебез “татар” брендының тигез хокуклы хуҗалары))) Дискриминациягә килгәндә, татар телендә аралашуга өстенлек бирәбез – чөнки бусыз татарлыкның нигезе зәгыйфьләнә).

Татар порталлары Берлеге һәм Piter.tatar порталы оештырган бу түгәрәк өстәл җыенында тагы ике мәсьәлә тикшерелде. Бу турыда да сезгә тәфсилле мәгълүмат бирербез. Подкаст тапшырулары әзерләү һәм татар матбугатының эшчәлегендәге яңа тенденцияләрне тикшерү турында киләсе язмада укыгыз.

           Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*