tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан эшмәкәрләре белән B2B очрашу узды
Татарстан эшмәкәрләре белән B2B очрашу узды

Татарстан эшмәкәрләре белән B2B очрашу узды

Казанда XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы уза. Форумда Россиянең 40тан артык төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 350гә якын эре татар эшмәкәрләре катнаша.

Бүген форумда катнашучыларының төрле тармаклар буенча Татарстан эшмәкәрләре белән B2B очрашуы узды. Атап әйткәндә: авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек; сәнәгать, металлургия, машина төзелеше; сәүдә; хезмәт күрсәтү өлкәсе; төзелеш, күчемсез милек, ТКХ.

Әлеге форматта очрашу «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында беренче тапкыр оештырыла. Биредә форум делегатлары фикер алыша һәм тәҗрибә уртаклаша алдылар. Шулай ук алар үзара хезмәттәшлек өчен элемтәләр белән алмаштылар.

Мондый чараларда эшлекле аралашу – сәүдә мөнәсәбәтләрен тирәнәйтүдә мөһим адым.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*