tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айсылу Мифтахова: «Каз мае өстәлгән бәлеш камыры аеруча тәмле»
Айсылу Мифтахова: «Каз мае өстәлгән бәлеш камыры аеруча тәмле»

Айсылу Мифтахова: «Каз мае өстәлгән бәлеш камыры аеруча тәмле»

Ун каз бер сыерга тора дигән әйтем бар. Күңелдән генә түшкәләрне үлчәүгә куеп карасаң да, дөрес түгел лә дип уйларга мөмкин.

Әмма борынгылар белми әйтмәгәндер. Казның каурый-мамыгыннан башлап, аяк тәпиләренә кадәр кулланыла, ә мае исә аеруча файдалы санала.

Түбән Әлки авылында яшәүче Айсылу апа белән Илдар Мифтаховлар гаиләсе дә казлар асрый. Сатуга дип, күпләп түгел. Үзләренә ашарлык кына.  Менә быел да алар 20 каз үстергән. Унысын суеп, чистартып, урнаштырганнар. Су кошлары барысы да  симез булып үскәннәр, ун каздан да бер чиләккә якын мае чыккан.

–Без казларны 1992 елдан бирле асрыйбыз. Ата һәм ана казларыбыз бар иде. Бәбкәләре чыгуын көтеп ала идек. Хәзер дөньялар үзгәрде, ничә кирәк, шуның кадәр инкубатордан чыкканнарын сатып алып үстерәбез.  Итен бик яратабыз. Өч балабыз – ике улым һәм бер кызым Казанда яшиләр, берсе гаиләле, ике оныгыбыз бар. Алар барысы да атна саен диярлек кайталар. Каз итеннән яисә эч-башыннан пешерелгән зур бәлеш куелган табын артына бергәләшеп җыелышабыз. Каз итеннән манты, өчпочмак та тәмле була, – диде ул, каз асраулары хакында.

Каз маен хуҗабикә аеруча яратып куллана. Аны ул эретеп, бар төр камырларга да көнбагыш мае урынына куша икән. «Әлеге кош мае өстәлгән бәлеш камыры аеруча тәмле, йомшак була. Эретелмичә калганын исә бәлеш эченә турап салам», ди әңгәмәдәшем. Иң мөһиме, каз мае салкын тигәндә ярдәм итә икән.

–Каз маен электән үк кайбер чирләрне дәвалаганда кулланганнар бит. Кул-аяк тиресе ярылып китсә дә сөрткәннәр. Мин хәзер дә салкын тиеп авырып, йөткерә башласак, савыгу өчен каз маен кулланам. Ул вакытта без бер кашык эретелгән каз мае болгатылгын җылы сөт эчәбез. Балаларны шулай дәвалау аеруча яхшы. Йөткерсәләр, оныкларыма  да бирәм. Тәмле дә булсын, тирләтсен дип тә, бал да кушабыз. Шулай дәвалануның файдасын күрәбез, – ди Айсылу Мифтахова.

Чыганак: alki-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*