tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының тантаналы ачылышы узды
«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының тантаналы ачылышы узды

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының тантаналы ачылышы узды

2023 елның 27-28 ноябрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумын үткәрә.

Бүген форумының тантаналы ачылышы узды. Делегатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде:

“Без үзебезнең милләт белән горурланып сезне монда чакырабыз. Сез үзегезнең эшегезне тагын да сыйфатлырак башкарсын өчен, без сезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Һәр эшмәкәр, милләтенә бәйсез рәвештә, үз табышының билгеле бер процентын хәйрия фондына җибәрә. Әгәр дә сез безнең татар иҗтимагый үзәкләренә, автономияләргә, мәчетләргә дә ярдәм итә алсагыз, без сезгә бик рәхмәтле булачакбыз, – диде ул.

Шулай ук Васил Шәйхразыев форумда катнашучыларга Курган өлкәсенең Йолдыз авылында булган янгын турында сөйләде. Янгын аркасында, авылның күпчелек йортлары янып бетә. Йолдыз авылында янгында зыян күрүчеләргә Татарстан ярдәм итә.

Курган өлкәсе Губернаторы урынбасары Константин Ермаков Татарстан Республикасына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шулай ук биредә форумның партнерлары: Зенит банкы, Промсвязьбанк, NOYTECH транспорт-логистика компаниясе чыгыш ясады. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанның инвестицион үсеше һәм инвестицион потенциалы турында сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*