tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының 2023 нче елдагы эшчәнлеге турында хисап тотты
Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының 2023 нче елдагы эшчәнлеге турында хисап тотты

Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының 2023 нче елдагы эшчәнлеге турында хисап тотты

Бүген Казанда XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре”  форумы кысаларында  Милли Шура әгъзалары өчен Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2023 елдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.

-Агымдагы ел татар халкы өчен әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Бөтендөнья татар конгрессының 2023 елга эш планына барлыгы 324 чара кертелгән иде, аларның барысы  да тормышка ашырылды.Агымдагы елда Конгресс үз эшчәнлеген «Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә!» шигаре астында дәвам итте, – диде ул.

Данис Шакиров Казан шәһәрендә X Татар авыллары эшмәкәрләре җыены, III Бөтендөнья татар хатын-кызлары Съезды, «Милли тормыш һәм дин» XII Бөтенроссия татар дин әһелләре, “Туган тел” форумы узганын билгеләп үтте.

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе 20223 елда дөнья буйлап үткәрелгән Сабантуйлар турында мәгълүмат бирде:

-2023 елда дөнья буйлап халкыбызның яраткан бәйрәме – Сабантуйлар гадәттәгечә гөрләп узды.  XIII Бөтенроссия авыллар Сабантуе 26-27 майда Әстерхан өлкәсенең Җәмәле авылында узды.  ХХІІІ Федераль Сабантуй һәм III Халыкара шахтерлар Сабантуе Кемерово шәһәрендә 30 июньдә – 1 июльдә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов, Кемерово өлкәсе Губернаторы С.Е. Цивилев катнашында узды. 9 июльдә Түбән Новгород шәһәрендә Идел буе Сабан туе узды.Чит илләргә килгәндә, 2023 елда 25 чит илдә 67 Сабантуй оештырылды. Беренче тапкыр бәйрәмебез Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай, Абхазиянең Гагра, Африканың Кейптаун, Словениянең Любляна шәһәрләрендә үткәрелде. Шулар белән беррәттән 18 июнь көнне Азәрбайҗанның Баку шәһәрендә Гейдар Алиевның 100 еллыгына багышланган халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе узды, – дип сөйләде ул.

Шулай ук Данис Шакиров Үзбәкстан Республикасында узган «Татар кызы» Халыкара бәйгесе,VIII Бөтенроссия (Идел буе) фәнни-тикшеренү форумы (5-8 июль), IX Евразия фәнни-туган якны өйрәнү форумы, «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе, I «Без татарлар!» Спартакиадасы, «Каз өмәсе»  Бөтенроссия фестивале турында сөйләде.

2023 елда башкарылган һәр эш Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында даими яктыртылып барды. Һәр көнне оператив рәвештә яңартылып бара торган сайт белән милләттәшләребезнең кызыксынуы артты. 2022 елда Бөтендөнья татар конгрессы сайтына керүчеләр саны (посетители) 331 100 булган булса, 2023 нче елның ноябрь аена әлеге күрсәткеч 1 470 000 тәшкил итә. Сайтта караулар санына (просмотры) килгәндә исә, шулай ук күрсәткечнең артуын күрәбез. 2022 нче ел өчен бу сан 815 700 булса, 2023 нче елга 2 150 000 карауга җитә. Конгрессның социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә дә арту нык сизелә.

Данис Шакиров алга таба да милләтткә бергә хезмәт итәргә чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*