tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура утырышында 2024 елны «Шәхесләр елы» дип игълан иттеләр
Милли Шура утырышында 2024 елны «Шәхесләр елы»  дип игълан иттеләр

Милли Шура утырышында 2024 елны «Шәхесләр елы» дип игълан иттеләр

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы барышында 2024 елны татар дөньясы өчен «Шәхесләр елы» дип игълан итәргә тәкъдим ителде. Бу турыда тәкъдимне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтте.

-Халкыбызның күәте аның милли лидерларында, теләктәшлек күрсәтүче милләттәшләребездә.  Татар халкын аның шәхесләре, алар тарафыннан башкарылган хезмәтләр бизи. Киләсе 2024 елны ил башы Владимир Путин ГАИЛӘ елы дип игълан итте. Гаилә  елы белән беррәттән, Милли Шура  «Шәхесләр елы»  дип тә игълан итсә, үтемле булыр иде. Гаиләнең нигезен дә күркәм шәхесләр бизи, – диде ул.

Әлеге фикер Милли Шура әгъзалары тарафыннан бертавыштан хупланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*