tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтияте 12нче Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыя
Татарстан мөфтияте 12нче Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыя

Татарстан мөфтияте 12нче Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыя

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 12 Республикакүләм ифтарына волонтерлар җыю турында игълан итә. Ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру, ашамлыкларны өләшү һәм ахырдан өстәлләрне җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 700 волонтер җәлеп итү күздә тотыла.

Әлеге саваплы хезмәтне башкаручы зур командада эшлисегез килсә, https://muslimmol.tilda.ws/iftarreg сылтамасы буенча яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратып теркәлергә кирәк, дип яза ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Әлеге көтеп алынган мәҗлес Казанда бөтен Татарстаннан мөселманнарны бер табынга җыя. Республика ифтары Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы һәм «Туган Авылым» милли-туристик комплексы көче белән оештырыла. Узган елдагы кебек, Республикакүләм ифтар «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*