tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан сайлаучыларына ике телдәге бюллетеньнәр әзер!
Татарстан сайлаучыларына ике телдәге бюллетеньнәр әзер!

Татарстан сайлаучыларына ике телдәге бюллетеньнәр әзер!

Бүген Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев, “Идел-Пресс” нәшриятендә 1 июльдә булачак Бөтенроссия тавыш бирү көне өчен әзерләнгән бюллетеньнәрне кабул иткәндә, шулай дип белдерде.

– Тавыш бирергә килгәннәр аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү җиңел процесс булмавын аңласын иде. Әмма без тавыш бирүчеләргә куркыныч янамасын өчен барысын да эшлибез, – диде Кондратьев.

Бюллетеньнәргә килгәндә, алар 2 938433 данәдә һәм барысы да ике телдә – русча һәм татарча бастырылган.

Мондый төрдәге тавыш бирүләр бездә беренче тапкыр үткәрелә һәм кайбер укучыларыбыз бюллетеньдә Конституциягә кертелә торган барлык үзгәрешләр дә саналганмы әллә, дип сорау да биргән иде. Чынлыкта исә бюллетеньдә бары ике генә вариант күрсәтелгән һәм тавыш бирүче аларның берсен билгеләргә тиеш була: үзгәрешләрне яклап яисә аларга каршы булуын күрсәтеп.

– Бүген без бюллетеньнәрне сайлау комиссияләренә тапшыруны башлыйбыз дигән сүз. Татарстанда 65 сайлау комиссиясе эшли инде, – ди Андрей әфәнде.

Ул шулай ук гражданнарны үзгәрешләр өчен тавыш бирергә дә өндәде.

Бу 26 елга беренче тапкыр була торган тарихи вакыйга, һәркем анарда катнашырга тиеш, – дип саный Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе.

Дөрестән дә, РФның төп законы кабул ителгәннән соң аңа үзгәрешләр икенче тапкыр гына кертелә бит (беренче зур үзгәреш Дмитрий Медведев тарафыннан тәкъдим ителеп, 2008 елда кабул ителгән иде) һәм моны халык үзе хәл итәчәк.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*