tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда мөселман уку йортлары арасында Коръән бәйгесе узачак
Татарстанда мөселман уку йортлары арасында Коръән бәйгесе узачак

Татарстанда мөселман уку йортлары арасында Коръән бәйгесе узачак

2021 елның 25 февралендә Казанда мөселман уку йортлары арасында Коръәннең 30 нчы җүзен белү буенча I Республика бәйгесе узачак. Чара Казан ислам университетының «Рәшидә» рухи-белем бирү үзәге бинасында оештырыла (Казан, Вознесение бистәсе, Цветочная ур., 24 й.). Бәйгене ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Госман ибн Аффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге уздыра.

Бәйгедә Татарстан Республикасы мөселман уку йортларының КӨНДЕЗГЕ бүлегендә белем алучы ИР-ЕГЕТ студентлар катнаша ала.

Ярышларда команда белән катнашу каралган: һәр командадгы кешеләр саны 5 тән артмаска тиеш. Бәйгедә катнашучылар Коръән хафизлар булырга тиеш түгел.

Коръән бәйгесендә катнашу өчен гаризалар 22 февральгә кадәр [email protected] адресы буенча электрон почта аша кабул ителә. Гаризада командан исемен, белем бирү учреждениесен, катнашучыларның исем-фамилиясен күрсәтергә кирәк.

Бәйгенең башка шартлары белән түбәндәге нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефоннар: +7 (903) 306-25-91; +7 (927) 422-17-51

Нигезләмә

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*