tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Башкортстандагы рәсми вәкиле үз вазифасыннан китте
Татарстанның Башкортстандагы рәсми вәкиле үз вазифасыннан китте

Татарстанның Башкортстандагы рәсми вәкиле үз вазифасыннан китте

Татарстанның Башкортстандагы рәсми вәкиле Ранэль Зиннәтуллин үз вазифасыннан китте. Ул вәкиллектән тыш республикаара проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк.

«Әлегә яңа вәкил юк, мин структурага кураторлык итәчәкмен. Татарстан командасында калачагым, әмма үз вазифамнан китәчәгем хакында республика җитәкчелеге белән килештем инде», – диде Ранэль Зиннәтуллин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән шәхси әңгәмәсендә.

Ул Мәскәүгә күченеп китәчәген һәм бизнесны саклау юнәлешендә эшләячәген әйтте.

Аның сүзләренчә, вәкиллектә яхшы репутацияле һәм әйбәт әзерләнгән профессиональ команда кала, структура үзе дә элеккеге кебек үк яхшы эшләячәк. Яңа вәкил килгәч, аның инде әзер һәм эшли торган билгеле бер платформасы булачак, дип хәбәр итте спикер.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*