tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Тукай районына эшлекле сәфәр кылды
Васил Шәйхразыев Тукай районына эшлекле сәфәр кылды

Васил Шәйхразыев Тукай районына эшлекле сәфәр кылды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасы муниципаль районнары буенча эшлекле сәфәрләрен дәвам итә. Бүген вице-премьер Тукай муниципаль районында булды.

Әҗмәкәй авылының “Миләшкәй” балалар бакчасы Тукай районына эшлекле сәфәрнең башлангыч ноктасы булды. Биредә Милли шура рәисен район башлыгы Ф.М. Камаев, авыл җирлеге башлыгы Р.Ф. Сәгъдиев, Тукай районы мәгариф идарәсе башлыгы Н.С.Габдуллин һәм балалар бакчасы мөдире А.Ф.Сәлахова каршы алды.

Аннары Васил Шәйхразыев Кече Шилнә авылына юнәлде, анда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханә системасы хезмәткәрләре белән очрашу узды.

Исегезгә төшерәбез, районда 26 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли, аларда 1320 бала тәрбияләнә, һәм  23 мәктәптә 3152 укучы белем ала. Районның барлык мәктәпләре дә заманча җиһазландырылган.

Көннең икенче яртысында Милли шура рәисе Яңа Бүләк авылында булды. Биредә ул Илһам Шакиров исемендәге музейны карады.

Васил Шәйхразыевның Тукай районына эш сәфәрен “Кама” агрофирмасы эшчәнлеге белән танышу тәмамланды. Шунда ук иң яхшы игенчеләрне бүләкләү дә булды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*