Телебезнең милләтебезне берләштерүче зур көч икәнлеге барыбызга да билгеле. Ә туган телне, халкыбызның мәдәниятен, уңай гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калуда гаиләдән гайре төп рольләрнең берсен, һичшиксез, татар теле укытучылары уйный.
Шуны исәпкә алып, 20 февральдә Зур Рбишчаның Абдулхамит Садеков исемендәге урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының II өлкә съезды үтте. Быел да аны уздыруның инициаторы булып Сергачтагы Татар радиосы генераль директоры, Татар милли үзәге җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов чыкты һәм әлеге зур җыен Кызыл Октябрь округы администрациясе, мәгариф бүлеге, Зур Рбишча мәктәбе белән берлектә оештырылды. Бу мөһим чарага Кызыл Октябрь, Сергач, Спас, Пильна округлары мәктәпләре һәм Дзержинск шәһәренең якшәмбе мәктәбеннән 51 делегат җыелган иде. Чараны Россия гимны белән башлап, шушы мәктәп директоры Гөлнара Фәхретдинова белән башлангыч класслар укытучысы Гүзәл Бәдретдинова ачып җибәрделәр.
Алга таба съездда катнашучыларны хөрмәтле кунаклар – НИРО өстәмә белем бирү учреждениесенең укыту эшләре проректоры Римма Иванова, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова һәм төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина, өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, округ җитәкчесе Рафаэль Ильясов, мәгариф һәм яшьләр эше комитеты рәисе Рауф Ваһапов җылы сәламләделәр.
“Әлеге съездда масштаблы проблемаларны чишә алмасак та, ул күрешергә, сөйләшергә, укытучы-ветераннарны хөрмәтләргә бер сәбәп. Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребездән күчкән туган телебезне бала-оныкларыбызга, гомумән, киләчәк буыннарга мирас итеп тапшыру – безнең изге бурычыбыз. Шуңа күрә бүгенге чара уңышлы булсын иде”, – диде беренче булып сүз тоткан Рауф Надирович.
Римма Әнвәровна, үз чиратында, съезд катнашучыларына өлкә мәгариф министры Михаил Пучковның кайнар сәламнәрен җиткерде, бүгенге чараның Нижгар мәгарифе тарихында мөһим вакыйга булганын ассызыклады һәм туган тел укытучылары, якшәмбе мәктәпләре Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы призерлары Файлә Тажетдинова (3 нче урын), Галия Кутерова (2 нче урын) һәм җиңүчесе Мәрзия Харрасовага Дипломнар тапшырды.
Казан кунагы Алсу Сәмигулла кызы мөхтәрәм мөгаллимнәргә Татарстаннан алып килгән җылы сәламнәре белән беррәттән мәртәбәле чарага чакырган өчен ихластан рәхмәтләрен ирештерде, Түбән Новгород төбәгенең Татарстан Республикасы белән аеруча мәгариф өлкәсендә тыгыз бәйләнештә торуын, нинди генә чара булса да, нижгарлыларның һәрвакыт алдынгы позицияләрдә булуын, укытучыларның һәм укучыларның төрле конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда даими югары нәтиҗәләр күрсәтүен билгеләп үтте һәм форсаттан файдаланып, март аенда узачак чираттагы “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырды. Татарстанлылар буш кул белән килмәгән, һәрбер делегатка күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның “Китап-әт-тәрбия” китабын һәм гаилә белән бергәләп уку өчен “Фән – балаларга” дигән китап бүләк иттеләр.
Гаяз хәзрәт телебезнең бүгенге язмышы турында эчтәлекле чыгыш ясады, телне саклау – динне саклап калуны аңлатты, дин әһелләренең, мәчетләрнең бу юнәлештә мөмкин булган кадәр эшләвен ассызыклады, балаларга сәламәтләндерү лагерьларында һәм килешү буенча Диния нәзарәте каршында эшләп килүче җәйге мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүне оештырырга дигән тәкъдим белән чыкты һәм укытучыларны да бу мөһим эштә катнашырга өндәде.
Съездны алып баручы Фәрит Аймалетдинов тарафыннан аны уздыру тәртибе белән бәйле булган барлык шартлар үтәлгәч, программа буенча каралган чыгышлар башланды.
Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдында ана телебездә матур аралашучы, милләте, аның үткәне һәм бүгенгесе белән горурланучы, киләчәге турында кайгыртучы, үз алдына фикер йөртә белгән шәхес үстерү бурычы тора. “Мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укытуда заманча алымнар” (Файлә Тажетдинова, З.Рбишча), “Мәктәптә татар телен өйрәнү үзенчәлекләре һәм аның укыту-тәрбия процессына йогынтысы (Сара Серажетдинова, Сафаҗай), “Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда мәктәптә этнокультура компоненты яки милли белем бирү” (Галия Кутерова, Т.Моклокасы) “Мәктәптә татар халкының мәдәни кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклыйбыз һәм үстерәбез” (Гөлнур Зиганшина, Камка) һәм “Уразавыл балалар бакчасында туган телгә өйрәтү” (Гөлнара Невретдинова) дигән темаларны яктырткан чыгышлар кысаларында педагоглар үзләренең практикада кулланган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, иҗади эзләнеп, эшләү алымнарын үстереп, белемне тулыландырып барганда гына эшеңдә уңай үзгәрешләргә ирешергә мөмкинлекне аңлаттылар, үткәрелгән һәр дәрес укучыларның танып-белү сәләтен үстерүче, рухи байлыкларын арттыручы чара булып торырга тиешлеген ассызыкладылар, стандарт булмаган дәрес формалары, уен алымнарының отышлылыгын билгеләп үттеләр һәм башка күптөрле мәсьәләләргә тукталдылар. Чыгышлардан һәм аңа бәйле презентацияләрдән күренгәнчә, укытучыларыбыз татар теленнән ныклы һәм төпле белем бирү өчен бар көчләрен куллана, балаларыбызда ничек тә туган телгә карата кызыксыну уятырга, милли үзаң тәрбияләргә тырыша. Шуның нәтиҗәсендә, укучылар төбәкара олимпиадаларда сынатмый, елдан-ел призлы урыннар яулый, фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрле бәйгеләрдә дә актив катнаша.
Съезд барышында теләгән кеше ирекле микрофоннан үзенең соравын бирә яки тәкъдимен кертә алды. Шушы мөмкинлектән файдаланып, Уразавыл мәктәбе директоры Фәрит Хайруллин Татарстан вәкилләреннән мәктәпләрдә һәр дүшәмбе көнне уздырыла торган “Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр” дәресенә татар теле һәм милләтебез тарихы буенча темалар кертү соравын хәл итүне сорады, ә Сафаҗай мәктәбе директоры Рамил Мусин киләсе съездга ата-аналар комитетыннан кимендә бер әгъза чакыру тәкъдиме белән чыкты.
Гөлия Фәрхатовна үз тәкъдимнәрен кыска гына тезислар формасында җиткерде. Алар арасында киләчәк съезд эшчәнлегенә балалар бакчалары җитәкчеләрен һәм тәрбиячеләрен җәлеп итү, татар телен һәм әдәбиятын укытуда дәреслекләрнең бердәм линейкасын куллану (бүген татар теле юнәлешендә федераль исемлектә 86 дәреслек), быел узачак “И туган тел, и матур тел!” регионара шигырь укучылар бәйгесен Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышларга кебекләре һәм башкалары да бар.
Барлык яңгыраган тәкъдимнәр, әлбәттә, резолюциягә кертелер, ә әлегә бертавыштан аның проекты кабул ителде.
Шуны да әйтергә кирәк, узган ел Уразавылда үткән татар теле укытучыларының I съезды кысаларында тәкъдим ителгән олимпиада оештыру мәсьәләсе агымдагы елның апрель аенда Зур Рбишча мәктәбендә гамәлгә ашырылачак, анда 4-7 класслар укучылары катнаша алачак һәм татар теле буенча биремнәргә крайны өйрәнү буенча да сораулар кертеләчәк. Рауф Ваһапов белдергәнчә, аның нигезләмәсе март аенда билгеле булыр һәм барлык мәктәпләргә җиткерелер.
Фәрит Летфуллович телне популярлаштыру һәм балаларның сөйләм телен үстерү максаты белән укучылар белән радиоканалда татар телендә программа чыгару ниятен дә белдерде. Шушы зур чарадан соң мәктәп буенча оештырылган экскурсия вакытында мәктәпнең горурлыгы булган медиаүзәктә укучылар Алсу Шәриповага туры эфирда берничә сорау да бирделәр хәтта.
Укытучыларның бүгенге зур җыенында укыту эшчәнлегендә уңышларга ирешкән мөгаллимәләр истәлекле бүләкләр, үткән елгы “Татарча диктант” акциясендә (быел ул яңа форматта, зур бер аудиториядә күмәк рәвештә язылыр дип көтелә) актив катнашкан укучыларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Съезд кысаларында килешүләр төзү җыенның иң мөһим һәм тарихи мизгеле иде. Уразавыл урта мәктәбе һәм Татар радиосы арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешүне Фәрит Хәйруллин белән Фәрит Аймалетдинов имзалады, Зур Рбишча урта мәктәбе белән килешүгә шушы учреждениенең директоры Гөлнара Фәхретдинова белән шулай ук Фәрит Аймалетдинов кул куйды.
Киләсе елга Сафаҗай мәктәбендә төбәкара форматта узачак III съездның кубогы тантаналы рәвештә аның директоры Рамил Мусинга тапшырылды, эстафетаны Рбишчадан заманча яңартылган Сафаҗай мәктәбе кабул итте. Съездның төп өлеше, әлбәттә, бергәләп “Туган тел”не җырлау белән тәмамланды.
Безнең як татар халкына хас кунакчыллык белән каршылаган Зур Рбишча мәктәбе коллективы барлык катнашучыларны мул корылган табын артында сыйлап сый-хөрмәт, ә укучылар үз сәләтләрен җыр-биюдә, сәхнә күренешен куюда күрсәтте. Билгеле һәвәскәр җырчы Илдус Харрясов та берничә җыр башкарды. Ихластан зур рәхмәт барысына да!
Йомгаклап, шуны әйтәсе килә, әйе, мәктәп-бакчаларда балаларны туган телебездә аралашырга өйрәтү мәсьәләсенә килгәндә, төрле кыенлыклар очрый. Балаларның татарча бик аз китап укулары, гаиләләрнең татар телендә чыгучы газета-журналларга язылмавы, өйдә бала белән әти-әнинең рус телендә сөйләшүе моңа нык тәэсир итә. Җитмәсә, татар мәктәпләрен рус мәктәбе белән кушып куйдылар. Анда инде татар мохитен бөтенләй саклап булмый диярлек. Шуңа күрә, татарлыгыбызны югалтмас өчен башка чаралар, бүтән юллар эзләргә кала.
Халкыбызга фидакарь хезмәт итүче укытучылар алга куйган максатларын тормышка ашыру өстендә армый-талмый эшлиләр икән, димәк, телебез үсәчәк, сакланачак, киләчәк буыннарга тапшырылып, яшәвен дәвам итәчәк.
Кадрия ӘНДӘРҖАНОВА.
Автор фотосы.