tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Токмачлы аш – табын күрке
Токмачлы аш – табын күрке

Токмачлы аш – табын күрке

Әниләр көне уңаеннан ике күрше – Рауды һәм Кулик авыл хатын-кызлары өчен беренче тапкыр «Токмач Шоу-2023» милли бәйге оештырылды. Аны Аслана күчмә мәдәният хезмәткәрләре Рауды авылы клубы хезмәткәрләре белән берлектә оештырдылар. Бәйрәм бәйгесен китапханәче Ләйлә Уразова белән Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәре Диана Алиева алып бардылар. Хөрмәтле әниләрне бәйрәм белән котлап матур шигъри юллар, изге теләкләр, моңлы җыр бүләк иткәннән соң, әлеге бәйгедә катнашучылар белән таныштырдылар. Аш-су өчен кирәк-яракларын үзләре белән алып килгән оста хуҗабикәләр жюри рәисе Ильяс Бакиев җитәкчелегендә эшкә тотындылар.

Токмачлы аш – табын күрке, изображение №2

Алар өчен иң зур бурыч – тиз вакыт эчендә токмачны тигез һәм бик нечкә итеп кисү. Татар кухнясының төп һәм яраткан ризыкларының берсен әзерләүче Рауды авыл ветераннары лидеры Саҗидә Юсупова токмач кисүнең сере белән бүлешеп, камыр әзерләгәндә һәм аны кискәндә сөйләшмичә һәм барысын да зур теләк, яхшы уйлар, догалар белән башкарырга кирәклеген әйтте. Икенче катнашучы – Зәйтүнә Корманова токмачны нәзек һәм матур итеп кисеп, үзенең осталыгын кабат дәлилләде.

Токмачлы аш – табын күрке, изображение №3

Кулик авылының уңган хуҗабикәсе Нәркәзия Шәрәфетдинова: «Өйдә ясалган токмач – балачактан ашап үскән ризык бит ул. Бу гади ризыкта күпме мәхәббәт, кайгырту һәм искиткеч зәвык ята, аны без бәйрәмнәрдә генә әзерләмибез. Шулпа пешергәндә һәрвакыт токмач кисәбез”, – диде. Токмачы барлык кагыйдәләргә туры килеп әзерләнгән Нурия Сәйфетдинова оештыручыларга татар мирасын популярлаштырганнары өчен рәхмәт белдерде. Барлык катнашучылар да тырышлыклары, уңганлыклары өчен татлы бүләкләргә, дипломнарга, һәм дә авылдашларының көчле алкышларына, мактау сүзләренә ия булдылар. Ярышлар барган арада мобилизацияләнгән егетнең әнисе Гөлфинур Алиева сарык итеннән шулпа әзерләде һәм башкарылган эшләргә жюри бәя биргәннән соң, токмачны әлеге шулпага салдылар.Узган бәйге турында Ильяс Бакиев: «Ялутор районында «Токмач шоу» милли конкурсы беренче тапкыр уздырылды, әмма бу соңгысы булмас, аны даими уздырырга ниятлибез. Киләчәктә инде яшь хуҗабикәләрне һәм хәтта мәктәп укучыларын да җәлеп итәргә планлаштырабыз”, – дип сөйләде.

Бәйрәм уртак сыйлар, дулкынландыргыч, назлы чыгышлар, интерактив уеннар һәм музыкаль котлаулар белән тәмамланды.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*