Төркиядә Казан ханбикәсе Сөембикә турында балалар китабы нәшер ителде. Аның авторы – антрополог һәм язучы Суат Тургут.
24 битлек “Сөен бикә хан” дип исемләнгән китап “КЕШЕ булган балалар” җыентыгының бер өлеше булып тора. Җыентык үзе исә “Каһарманнар” сериясе эчендә урын алган. Бу серия 15 җыентыктан, 150 китаптан гыйбарәт. Әлеге җыентыклар сериясе гомумкешелеккә хезмәт иткән һәм төрки дөньяда тирән эз калдырган шәхесләр турындагы әсәрләрне үз эченә ала.

Һәр китапның тышлыгында, алгы планда тотылган кыйммәтләр диеп, үз-үзеңә ышаныч, ватанпәрвәрлек, тырышлык, җаваплылык, кыюлык кебек сыйфатлар язылган.
Автор җыентыклары турында болай ди: “Балаларда әлеге кыйммәтләрнең тәрбияләнүендә тарихи шәхесләр мөһим роль уйный. Ә алар әллә кайларда түгел, үз тарихыбызда. Дөньяда мөмкин булмаган әйбер юк! Бөек максатлар куелганда, бөек эшләр башкарып була. Бу җыентыклар аркылы балаларыбыз шушы фикерне үзләштерерләр, дип ышанам”.
Рушания Алтай