Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге коронавирус таралу сәбәпле Сабан туе бәйрәмен онлайн форматта үткәрә.
«Без онлайн-курслар барышында чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән аралашкан идек. Төрле илләрдәге татарлар Сабан туен онлайн форматта үткәрергә планлаштыра, ә кемнәрдер инде хәтта бәйрәм иткән дә. Пандемия шартларында Сабан туен үткәрү максатын куйган идек. Программаны Татарстан районнары белән бергә төзедек. #Сабантуй2020 хештегы аша барлык мәгълүматлар белән танышырга була», — диде Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге методисты Сөмбелә Вәлиәхмәтова.
Онлайн Сабан туе программасы:
3 июль:
- «KAZAN» ансамбле хореография мәктәбе-студиясе укытучысы Нигина Низамиевадан татар биюе буенча мастер-класс;
- #БиеСабантуй челленджы;
- «Сөрән» һәм«Сабан туе» йолалары;
- Татар халкының традицион уеннары;
- «Ат бизәү» мастер-классы;
- «Bulgari» бренды авторы Айгөл Сәдриевадан «Каюлы күн сәнгате» буенча мастер-класс;
- Дизайнер Гөлфия Билаловадан изү ясарга өйрәнү мастер-классы;
- Татарстан һәм Башкортстан республикаларының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән иҗади очрашу. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;
- «Zakaria» фольклор төркеме белән иҗади сөйләшү. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;
- Әдилә Заһидуллина белән иҗади очрашу. Эфирны алып баручы — Айсылу Лерон;
- Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы укытучысы Алсу Саттаровадан «Сөлге чигү» буенча мастер-класс;
- Агачка уеп рәсем ясау сәнгате буенча мини-фильм. Мастер: агачка уеп рәсем ясау сәнгате мастеры Җәлил Вильданов.
4 июль:
- 08:00–20:00 «Онлайн Сабантуй» телемарафоны ТНВ каналында барачак;
- Яшьләр онлайн-фестивале.
Алинә Айдарова