tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Традицион Мәскәү Сабантуе онлайн-форматта узачак
Традицион Мәскәү Сабантуе онлайн-форматта узачак

Традицион Мәскәү Сабантуе онлайн-форматта узачак

Традицион Мәскәү Сабантуе 2020 елның 4 июлендә онлайн-форматта узачак. Бу хакта Мәскәү татарлары милли-мәдәни мохтарияте хәбәр итә.

Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте советы, Мәскәү хакимияте, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм РФ Президенты каршындагы Башкортостан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге белән берлектә, «Сабантуй-2020» бәйрәмен интернет-мәйданчыкларда онлайн рәвештә үткәрү турында Карар кабул итте. Оештыручылар сүзләренә караганда, программада тугандаш халыкларның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен чагылдыручы төп күренешләр сакланачак.

4 июльдә җиде онлайн-локациядә тамашачыларга милли көрәш, халык уеннары, эстрада йолдызлары катнашында концерт программасы, милли маркет, аш-су мастер-класслары, шулай ук танышу һәм яшьләр проектлары өчен виртуаль киңлек, уникаль контент, интервьюлар һәм дөньяның төрле төбәкләреннән турыдан-туры трансляцияләр тәкъдим ителәчәк. Сабантуйның яңа форматы чараның аудиториясен арттырырга мөмкинлек бирәчәк – 1 миллионнан артык кеше яраткан бәйрәмне яңа форматта күзәтә алачак.

“Илебезнең барлык гражданнары өчен дә гади булмаган бу чорда Сабантуй уздыру традициясен саклап калу, халыкның бердәмлеген, үз мәдәниятләренә һәм гореф- гадәтләренә мәхәббәтне чагылдыру бик мөһим», – дип ассызыклады бәйрәмне оештыру комитеты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*