tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Нәзарәт ниләр башкарды?
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Нәзарәт ниләр башкарды?

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Нәзарәт ниләр башкарды?

2021 ел Татарстан Республикасында Президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән иде. Бу вакыт эчендә Диния Нәзарәте татар телен һәм татар милли үзенчәлекләрен саклап калуга юнәлтелгән 6 зур проектны тормышка ашырып өлгерде, 9 фәнни җыен уздырды, дин кардәшләр һәм милләттәшләр арасында 8 төрле бәйге үткәрде. Моннан тыш та, мөфтиятнең мәдрәсәләрендә һәм мөхтәсибәтләрендә дә күпсанлы күркәм чаралар оештырылды. Шунысы да игътибарга лаек, Нәзарәт үзе дә 2020 елны Татарстанда Туган тел елы дип игълан иткән иде.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Нәзарәтнең иң мәртәбәле проектларына беренче онлайн-мәдрәсә, “Казан басма” татар милли компьютер шрифтын эшләү, Коръәннең яңа “Казан басмасын” әзерләү, 100 мәчеттә татар теле курсларын оештыру һәм татар батыры образын кайтару өчен “Туган батыр” персонажын эшләү һәм бөтен дөньяга танылган “Билал” мөселман мультфильмын татар теленә тәрҗемә итү керә.

Беренче татар онлайн-мәдрәсәсе 2021 елның беренче көннәрендә, гыйнвар аенда эшли башлады. 11 ай эчендә мәдрәсә сайтына 50 000 «шәкерт» кереп укыган. Шуларның 400-се укуын башыннан алып ахырына кадәр тәмамлаган һәм ислам нигезләрен үзләштерү турында махсус сертификатка ия булды. Әһәмияткә ия нәтиҗәләрнең тагын берсе – укучыларның яшь үзенчәлекләре: онлайн-мәдрәсәдә аларның 35% 44 яшькә кадәр булулары бик куандыра. Проектка татар дөньясында ихтыяҗ зур булуны аның географиясе раслый: Россия татарларыннан тыш, порталдан 300дән алып 1000 кешегә кадәр Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Австралия, АКШтагы милләттәшләр дә файдаланды. Ауропа, Азия, Төньяк Американың башка илләренннән файдаланучылар саны – 100дән ким.

Нәзарәтнең тагын бер казанышы – “Казан басма” татар милли компьютер шрифтын эшләү. Шрифт чын тарихи типографик оттискысы нигезендә эшләнде һәм ул Коръәнне бастыруның борынгы татар традицияләрен кайтаруда зур этәргеч булачак, аңа ислам дөньясында кызыксыну уятачак, китап бастыру өчен яңа техник мөмкинлекләр бирәчәк. Шрифт нигезендә Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Нәзарәт яңа Коръән басмасы әзерләде. Басма хәзерге халыкара стандартларга һәм М.Бигиевнең “Тасхих расм хат әл-Коръән” һәм Ш.Мәрҗанинең «Фаваид аль-Мухимма» китапларында берелгән тәкъдимнәренә туры китерелде.

Үтеп баручы елда шулай ук 100 мәчеттә татар теле курслары тәмамланды. Алты айга сузылган дәресләрдә 1500 укучы йөрде. Укытуның махсус методикасын РИИ эшләде, дәреслекне Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты бастырды. Норлат мөхтәсибәтендә исә татар телен укытуга балалар өчен логопед җәлеп ителде.

Халыкның төрле яшь төркемнәре арасында милли һәм дини үзаң, туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү, татар телен өйрәнүдә теләкне арттыру өчен, Нәзарәт тарафыннан 8 иҗади бәйге дә үткәрелде. Болар: “Таян Аллага!”, «Илаһи моң», “Милли моң” мөнәҗәтләр фестивале, Татар мәкаме буенча Коръән уку бәйгесе, Журналистлар өчен «Динем – ислам, милләтем татар» бәйгесе, Мәчетләр һәм имам-хатыйблар өчен “Изге әманәт” бәйгесе һәм татарлар арасында “Оста вәгазьче” бәйгесе. Аерым тагын Татарстан шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча республикакүләм олимпиада да оештырылды.

Моннан тыш, мөхтәсибәтләр тарафыннан туган телләрне саклау, татар рухи мирасын өйрәнүгә багышланган 9 фәнни җыен уздырылды. Якупов, Әтрәч, Мүнчәли, Өркеш, Мәчкәрә, Иманколый, Толымбай укулары, Чаллыда “XIX г.а. – XX г.б. татар дин галимнәре мирасы” фәнни-гамәли конференциясе һ.б.

Әлегә тәмамланмаган булса да, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында эшләнә башлаган һәм игътибарга лаекле тагын бер проект – татар батыры образы кайтару. Моны башкару өстендә “Туган авылым” милли-туристик комплекс һәм Нәзарәт хезмәттәшләктә эшли. Батыр образын кайтару өчен “Туган батыр” персонажы эшләнә. Ул яңа татар әкиятләре, комикслары, компьютер уеннары, мультфильмнар өчен герой булып хезмәт итәчәк. Проект Президентның мәдәни башлангычлар фондының грантына ия булды.

2021 елны Диния Нәзарәте чираттагы зур медиапроектны тормышка ашырып тәмамлый. Ул да булса: “Хузур ТВ” телеканалының тавыш яздыру студиясе эфирда күрсәтү өчен дөньякүләм танылган “Билал” мөселман мультфильмын татар теленә тәрҗемә итте. “Билал” – Пәйгамбәрнең танылган сәхәбәсе Билал ибн Рабахның (радыйаллаху ганху) биографиясе турында сөйләүче тарихи-маҗаралы тулы метражлы анимация. Мультфильм дөньяның 11 теленә тәрҗемә ителгән инде, хәзер ул «Хозур ТВ» телеканалы тамашачылары өчен татар телендә дә «сөйләшәчәк».

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*