tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган парламент дәресләре үткәреләчәк
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган парламент дәресләре үткәреләчәк

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган парламент дәресләре үткәреләчәк

Парламент дәресләре – халык кыйммәтләрен саклауда яңа ысул. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарих, җәмгыять белеме, туган тел укытучылары белән очрашуда әнә шулай дип белдерде. Әлеге дәресләр мәктәпләрдә 15–20 февральдә узачак.

Быел парламент дәресләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Татарстан – безнең уртак йортыбыз. Халыклар дуслыгы, мәдәният һәм телләр төрлелеге – республиканың байлыгы» дигән темага багышлана. Очрашуга кадәр Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башка белгечләр дәресне алып барачак мөгаллимнәргә методик ярдәм турында аңлатты.
Фәрит Мөхәммәтшин, пандемиягә бәйле вазгыятькә карамастан, узган ел укытучыларның мәктәпләрдә парламент дәресләрен уңышлы итеп үткәргәнен, Татарстанның гасырлык тарихын балаларга җиткерә алганын әйтте.
– Пандемия эшебездә зыян салды. Җанлы аралашуны, балаларыбызның белемнәрен компьютер һәм телевизорлар белән алыштырып буламыни? Шуңа да карамастан, һәр мәктәптә күп нәрсәне тормышка ашыра алдык. Мин сезгә парламент дәресләренең уңышлы узуы өчен рәхмәт белдерәм. Иң мөһиме: без ТАССРның 100 еллыгын лаеклы билгеләп үтә алдык. Сез балаларга республиканың йөз еллык чоры, ирешкән уңышларыбыз турында җиткердегез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Парламент дәресләре мәктәбен узган укучыларның тулы бер буыны үсеп чыкты. Аларның күбесе инде техникум, вузларда белем ала. Дәресләргә депутатларны активрак чакырыгыз. Бу – алар өчен бер зур имтихан кебек.
Парламент җитәкчесе әйтүенчә, Татарстан Министрлар Кабинеты быел уздырылачак чаралар исемлеген булдырган. Аны барлык укытучылар да белеп торырга тиеш.

– Бу елны истә калырлык итеп уздырыйк. Һәрберегез, моңа үземнең нинди өлешемне кертә алам, дип уйлансагыз иде. Грантларда катнаша аласыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Беренче тапкыр рәсми рәвештә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы игълан ителде. Бу – республика өчен бик актуаль. Бездә 173 төрле милләт вәкиле дуслыкта, татулыкта яши.
Чистайдагы лицейның тарих укытучысы Галина Капитоновадан дәресне ничек уздырырга җыенуы хакында сораштык. Ул чарада Татарстан үсешенә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
– Халыкара бердәмлек елы булгач, толерантлык турында сөйләргә планлаштырам. Конституциягә нигезләнеп, төрле халыкларның традицияләрен аңлатачакмын. Татарстанда элек нинди милләтләр яшәвенә дә тукталмакчымын. Бездә татар, чуаш, рус, әрмән һәм башка милләт вәкилләре белем ала. Мин үзем – чуаш милләтеннән. Укучыларыбыз хокукларын гына түгел, бурычларын да белә, – диде Галина Капитонова.

Фәрит Мөхәммәтшинны мәктәпләрдә тәрбия темасы да, яшьләрнең интернет белән артык мавыгуы да борчый.
– Социаль челтәрдә борчыган нәрсәләр дә бар. Тискәре мәгълүматлар психикасы тотрыклы булмаган яшьләргә бик нык тәэсир итә. Без кабат Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына социаль челтәрдә уңай материаллар күбрәк булсын иде дип мөрәҗәгать иттек. Моңа укытучыларны да җәлеп итәргә кирәк, – диде ул.
Сүз уңаеннан, парламент дәресләре кысасында 1 февральдән 31 мартка кадәр укучылар арасында иҗади бәйге дә уздырылачак. Анда инша язарга, рәсем ясарга, видеороликлар төшереп тәкъдим итәргә мөмкин.

Сәрия Мифтахова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*