Түбəн Новгородта яшəүче (Суыксу кызы) олы ихтирамга лаек якташ-миллəттəшебез, җəмəгать эшлеклесе, педагог-ветеран Фəймə ханым ОРЛОВА 29 март көнне үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгелəп үтə.

Без “Туган як” газетасы редакциясе, барлык өлкə татар җəмəгатьчелеге исеменнəн хөрмəтле Фəймə апабызны чын күңелдəн олы гомер бəйрəме белəн котлыйбыз һəм милли мəдəниятебезне торгызу, телебезне саклап үстерү өлкəсендə куйган олы хезмəте өчен зур рəхмəтебезне белдерəбез. 71 нче ел бер сукмактан атлаган гомерлек пар канатыгыз Алимҗан ага белəн, бала-оныкларыгызның кадерхөрмəтендə тыныч, матур картлык кичерергə, исəн-сау булып, тагы да матур юбилейларыгызны каршыларга язсын Ходай!
«Туган як» газетасы редакциясе.