27 ноябрьдә Казандагы Габдулла Тукай музее бинасында Татар әдәбияты тарихы музее Гадел Кутуйның 110 еллыгына багышланган кичә үткәрә.
Программада: әдипнең әле бер дә басылмаган хатлары күрсәтеләчәк, хәтирәләр, музыка яңгыраячак.
Шулай ук фронтовик-шагыйрь Фатыйх Кәримнең дә сугыш кырларыннан җибәргән хатларын күреп булачак.
- Адель Кутуй 1940 год
- Гадел Кутуй һәм Һади Такташ
- Гадел Кутуйның кызылармеец таныклыгы
- Фронттан язылган хатлар
- Татар радиосының беренче составы: Гадел Кутуй, Салих Сайдашев, Исмәгыйль Усманов
- Хәсән Туфан, Гадел Кутуй, Шамил Усманов
- «Тапшырылмаган хатлар» повестенең русчага тәрҗемәсе басылган китап
- Өч дус: Гадел Кутуй, Һади Такташ, Габдрахман Минский
Белешмә өчен:
Гадел Кутуй (Гаделша Кутуев) – танылган татар совет язучысы. Татар әдәбиятында аеруча “Тапшырылмаган хатлар” повесте белән билгеле.
Әлфия Миңнуллина