tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендәге мәчетләр ни хәлдә?
Түбән Новгород өлкәсендәге мәчетләр ни хәлдә?

Түбән Новгород өлкәсендәге мәчетләр ни хәлдә?

Җомга көн ­ дөнья йөзендәге барча мөселманнарның иң олуг бәйрәме. Бу көнне мөселман өммәтеннән булган һәр кеше изге гамәлләр кылырга омтыла.
Узган атнада Дзержинск Аллаһы йортына ике йөздән артык мөселман җомга намазына җыелды. Иң мөһиме ­ сафларга басучылар арасында яшьләр дә бар иде.

Җомга намазында Түбән Новгород өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, мәчет имамы Үмәр хәзрәт Мостафин, Бор шәһәреннән махсус килгән яшь имам Рушан Камалетдинов һәм Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте, җәй айларында туган авылы Ишавылда балаларга дини белем биргән Рамил Садеков дә катнаштылар. Рушан хәзрәт белем алу һәм аның кирәклеге турында эчтәлекле вәгазъ сөйләде.

Намаздан соң мөселманнар иске мәчет ашханәсендә оештырылган корбан мәҗлесенә ашыктылар. Табын мәчет исәбенә һәм Корбан бәйрәмендә өлеш чыгарылган иттән корылган иде. Аны тиешле итеп оештырырга мәчет каршында эшләп килгән “Ак калфак” хатын­кызлар клубы әгъзалары ярдәм иткән. Әйтергә кирәк, бу ханымнар шушы бинада урнашкан “Маһинур” мәдрәсәсендә белем дә алалар.
Химиклар шәһәрендә яшәүче дин кардәшләребезнең рухи тормышы белән танышуны без Гаяз Хәзрәт Закиров белән күрешеп сөйләшүдән башладык.

-­ Гаяз хәзрәт, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния назәрәте эшчәнлеге белән таныштырсагыз иде.

­ -Эшләребез дәвам ителә. Пәйгәмбәребез (с.в.с): “Иң яхшы гамәл, ул дәвамлы гамәл” ­ дигән. Шуңа күрә эшләребез һәрвакытта да дәвамлы булып торсын иде. Дзержинскның яңа мәчете территориясендә яңа административ корылма төзелә. Анда аш пешерү бүлмәсе дә, ашханә дә булыр. Озакламый дини белем бирү йортына да нигез салыныр дип уйлым. Хәзер “Маһинур” мәдрәсәсе Дзержинск шәһәренең иске мәчете бинасының икенче катында урнаша.

Түбән Новгородта “Ярминкә” мәчетен тогызуны да кайгыртабыз. Бу турыда ишеткәнегез бардыр. Тарихка кагылсак, ерак 1821 елда “Ярминкә” мәчете төзелешенә җир бирелә, ә инде 1828 елда аның ишекләре ачыла. Шунда ук Әхмәтбай кунакханә дә салдырган, янында ук “Магометанская” дип аталган мәйдан, “Татарская” дип йөртелгән күпер булган. Димәк, бу урын электән үк татарлар белән бәйле. Шуңа күрә тарихи гаделлекне кайтару ­ безнең бурыч. Россия президенты Владимир Путинның указы да безгә шушы тарихи урында мәчет торгызырга хокук бирә. Бу максатка, бераз читтәрәк булса да, җирне рәсмиләштердек инде. Озакламый анда бер кечкенә генә бина ясап, җомга намазларын укый башларбыз. Бу юнәлештә эш бара: корылма төзелә, электр тогы кертү турында килешү бар. Ә инде киләчәктә анда манараларын күккә чөйгән зур мәчет урын алыр дип уйлым. Әлбәттә, моңа акча кирәк.

Бүген элекке “Ярминкә” мәчете урынында “Водоканал” оешмасы бинасы урнашкан, шуңа күрә безгә тарихи җирдән бераз яктарак мәйдан бирделәр. Элек тә татарларга мәчетләр салырга яхшы урыннар эләкмәгән бит. Тарихи мәчет, мәсәлән, зур чокыр урынында урнашкан. Анда туфрак ташып халкыбыз ике ел эчендә менә дигән мәчет салган. Бу вакыйга 1913­-1915 елларда булган. “Печән базары” да яхшы урыннардан түгел.

Мәчетләребез каршында дини­агарту эше даими алынып барыла. Һәр мәчеттә диярлек, аеруча җәй айларында дини укулар оештырыла. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, 1990нче елларда мәчетләребезне торгызган вакыттагы интузиазм югалып бара. Татар байлары үз авылларында салдырган мәчетләргә йөрүчеләр кискен азайды. Безнең: “мәчетләрне шәһәрләрдә төзергә кирәк”, ­ дигән сүзләребезгә алар колак салмады һәм нәтиҗәдә танылган җырчыбыз Илсөя Бәдретдинова җырлаганча булды да:

“Алтмыш өйле шушы авылыбызга,
Ике мәчет салдык кирпечтән.
Хәзер анда ике бабай йөри,
Атна саен җомга кичендә”.

Кызганычка каршы, шәһәр мәчетләренә дә татарлар аз йөри. Аллаһы йортларын, күбесе очракта, Урта Азия мөсельманнары тутыра. Дзержинск мәчетендә дә алар бар, ләкин башка шәһәрләр белән чагыштырганда, бездә татарлар күбрәк. Алдынгы сафларда урта һәм өлкән яштәге татар агайлары булуы шатландыра. Ләкин, гомумән алганда, хәзер без шушы иммигрантлар өчен мәчетләр салабыз, аларны укытабыз. Әйе, алар һәр җомга йори, ә бәйрәмнәрдә мәчет шыгрым тулы була.

-­ Хәзрәт, өлкәдә ничә мәчет бар?

­ Бүгенгә безнең төбәктә 62 мәчет эшли. Ләкин, аларда хезмәт итүче имамнарыбыз картая. Соңгы биш ел агымында гына 20 имам якты дөньядан китте, ә аларга лаеклы алмаш юк диярлек. Моның сәбәбе матди кызыксынуда да, чөнки имамнарга хезмәт хакы түләнми, стажлары саналмый. Совет чорында мулла вазифаларын үтәп йөргән бабай барлык садаканы кесәсенә сала иде, ә хәзер садака акчасы мәчетне тиешле сыйфатта тотуга да, коммуналь түләүләргә дә юнәлтелә, ә алар барсы да бәя. Яшь имамга гаилә ашатырга да кирәк бит. Татарстанда да шундый ук хәл ­ авылларда белгечләр җитешми. Хөкүмәт безгә бу өлкәдә ярдәм итми. Әйе, кадрлар әзерләргә үзебезнең мөмкинлегебез бар. Хәзерге вакытта “Маһинур” мәдрәсәсе дә, аның филиалы булган “Нур аль­Ильм” дини уку йорты да урта һөнәри белем бирә. “Маһинур”ны тәмамлаган дин белгечләре илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт итәләр, ә кайбер җирләрдә мөфтий вазифаларын да башкаралар.

-­ Мәскәүдә шул көннәрдә Россия мөселманнарының VII җыены узачак. Бу чарага җыенасызмы?

-­ Әлбәттә, җыенабыз. Башка конфессияләрне, әйтик провославияне алсак, анда патриархны “пожизненно” сайлылар, ә исламда демократия принциплары хөкем сөрә. Биш ел саен хисап­сайлау җыеннарында без яңа җитәкче сайлыбыз. Башка дини вазифаларга да сайлаулар нигезендә белгечләр билгеләнә, шул исәптә мин дә. Чираттагы җыелыш 22­25 сентябрьдә Мәскәүдә үтәчәк һәм анда илебезнең бөтен төбәкләреннән җыелган делегатлар Россия мөселманнары Диния нәзарәтенә һәм Россия мөфтиләр шурасына рәис сайларлар. Нижгар ягыннан да дистәгә якын делегат бу мөһим чарага барыр, Алла бирсә.

-­ Түбән Новгородта ислам үзәге төзелер дип ишеткән идек.

-­ Планнар бар иде, ләкин акча булмау сәбәпле, без бу проектны туктатып тордык. Заманында аны булдырган булсак, бүген бернинди дә “Дуслык йорты” кирәкмәгән булыр иде. Кызганычка каршы, хакимият ярдәм итмәде һәм башка булышучылар да табылмады. “Спасение утопающих, дело рук самих утопающих” дигәндәй, без үзебез мәчетләр, мәдрәсәләр, мәдәни һәм дини үзәкләр салырга, үзебез аларны карарга тиеш. Хакимиятнең ярдәме бер ­ алар безгә комачауламый. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәк: “Дин дәүләттән аерым” ­ дияләр дә, теманы ябалар. Дзержинск шәһәре хакимияте генә безне ярдәменнән ташламый. Яңа мәчет төзелешенә 10 миллион сум акча бүлеп бирде. Жирне рәсмиләштерергә дә булышты, ашханә бинасын торгызырга да ярдәм итә, рәхмәт үзләренә. Түбән Новгородтагы Тарихи мәчет федераль архетиктура һәйкәле булганга күрә, аны тотуга 3 ­ 4 миллин сум акча өлкә бюджетыннан бүленеп бирелә. Ләкин бу акча барлык чыгымнарны капламый.

-­ Гаяз хәзрәт, әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар Сезгә.
Дзержинск татарлары озак еллар бер­-берсенә ярдәм итеп, тату гына яшәп килә. Туганлык хисе аларда аеруча көчле. Үткән гасыр урталарында өлкәнең Спас һәм башка районнарыннан килгән татарлар бу шәһәрдә төпләнеп, кече туганнарын үзенә тарткан, аларга белем алырга, эшкә урнашырга, балалар тәрбияләргә ярдәм иткән. Шулай бер гаилә булып бүген дә яшиләр алар. Динне, телебезне, гореф­гадәтләребезне саклап калуга да зур көч куялар. Кыска вакыт эчендә шәһәрнең бик матур урынында сокланырдый мәчет салдылар, озаек еллар билбаулар белән көрәш буенча абруйлы турнир үткәреп килделәр, ә алар оештырган сабантуйлар милли уеннары, җыр­моңы һәм көрәше белән иң югары бәягә лаек.

Ринат СӨННӘТОВ сөйләште.
“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*