tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тынгысыз йөрәкле Гөлнәфис
Тынгысыз йөрәкле Гөлнәфис

Тынгысыз йөрәкле Гөлнәфис

Мәләкәс районы Мөси авылының фельдшер-акушерлык пункты мөдире, авылның хатын-кызлар советы һәм “Чулпан” ТОСы җитәкчесе, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының район бүлекчәсе рәисе, төбәк тарихын өйрәнүче, сәхнә остасы, “Өмет” газетасының С.Урайский исемендәге әдәби премиясе лауреаты Гөлнәфис Галимҗан кызы Сәхабетдинова 16 гыйнварьда 55 яшьлек юбилеен каршылый.

Гөлнәфис Галимҗан кызы Мөси авылында туып үсә һәм ата-бабалары җирендә төпләнеп калып, гомерен, хезмәт елларын газиз туган ягына багышлый. Ул – Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлаган югары квалификацион категорияле мөгаллимә. Милләт җанлы, тынгысыз йөрәкле укытучы һәм мәдәният хезмәткәре буларак ул ана телебез һәм мәдәниятебезне саклап калып үстерүгә, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнүгә бәһасез өлеш кертә. Балалар иҗаты йортының өстәмә белем бирү педагогы, Мөси авыл мәдәният йортының иҗат коллективы җитәкчесе, ана теле һәм әдәбияты укытучысы сыйфатында ул төрле буын вәкилләрендә татар теленә, мәдәниятебезгә карата мәхәббәт, милли горурлык хисе уята, легендар шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров иҗатын пропагандалап, каһарманлык, ныклык рухы тәрбияли.

Актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Гөлнәфис Галимҗан кызы Россия хатын-кызлар союзының Мактау грамотасы, Ульяновск өлкәсе Губернаторы һәм өлкә Законнар чыгару Җыелышының, Бөтендөнья татар конгрессы һәм өлкә татар автономиясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 2011 елда ул “Халкым минем” Бөтенроссия халык иҗаты конкурсында лауреат исемен алу бәхетенә ирешә. Тынгысыз йөрәкле милләттәшебез районда беренчеләрдән булып Мөси авылының хатын-кызлар советы дип исемләнгән иҗтимагый оешманы булдыра һәм “Гаиләдә тынычлык” проекты белән район конкурсында 1 нче урынны ала. Хөрмәтле юбилярыбызның исеме “Кешеләр – Мәләкәс җиренең горурлыгы” (“Люди – гордость земли Мелекесской”) Почет китабына кертелгән.

Хөрмәтле Гөлнәфис Галимҗановна! Чын күңелебездән Сезне юбилейлы туган көнегез уңаеннан тәбрик итеп, татар халкының телен, мәдәниятен, сәнгатен, тарихын өйрәнүгә, яшь буында милли горурлык хисе тәрбияләүгә зур өлеш кертүегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә шатлыклы озын гомер, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, эшегездә һәм иҗатыгызда яңадан-яңа уңышлар, безне тагын озак еллар казанышларыгыз белән сөендереп яшәвегезне телибез.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе,
“Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы,
“Өмет” газетасы редакциясе

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*