tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тынлыкны тыңларга яратам
Тынлыкны тыңларга яратам

Тынлыкны тыңларга яратам

М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган артисты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актёры Эмиль ТАЛИПОВның тормыш кагыйдәләре

Театрда кече сәхнәне яратам. Анда аура көчле. «Подвал театр»да иҗат итеп яту һәр режиссёрның, актёрның хыялыдыр ул.

Режиссёр булырга укыдым, әмма ул теләк хәзер юк. Һәрнәрсә өчен талант һәм интуиция кирәк. Айдар Җаббаровның эшләгәнен карыйм да, болай эшли алмас идем, дим. Булдыра алмагач, нигә тотынырга инде?! Һәр һөнәр иясендә үзе дә аңлата алмаган тоемлау, сиземләү бар. 

«Син уйнаган спектакльгә килдек тә, театрга йөри башладык», – диләр миңа кайчак. Актёр өчен җиңү менә шул ул. Тамашачының шушы сүзе миңа иң дәрәҗәле театр белгече сүзенә караганда да кадерлерәк.

Бүген театрда җитлеккән чорым. Күп әйберләрне аңлый башладым. Кайбер рольләремне яңадан уйнар идем. Мәсәлән, «Мулла»дагы Әсфәндиярне. Һәр роль өчен өлгерергә кирәк икән. 

Айдар Җаббаров белән эшли башлагач икенче сулышым ачылды. Тормышымда яңа бер этап башланды. Айдар белән туктаусыз иҗат итеп була. Борылышлар белән эшләве, көтмәгәндә спектакльне бөтенләй үзгәртеп атуы канымны кыздыра. Мин аны аңлыйм, тоемлыйм. Режиссёр белән актёр бер-берсен аңламасалар, берни килеп чыкмаячак. Эшләү процессы җәфага әйләнә.

Образны тудырыр өчен бөтен җанымны-тәнемне биреп эшлим. Аның өчен яңа һөнәр өйрәнергә кирәк дисәләр, аны да үзләштерәм. «Рәшә» спектакле өчен репетитор ярдәмендә – саңгыраулар алфавитын, «Көл» өчен барабаннарда уйнарга өйрәндем. Үземә карата таләпләрем бик зур. Беркайчан да үземнән канәгать булганым юк. Әйе, мин аннан интегәм, әмма ул мине үсешкә алып бара.

Эшли башлагач, әти белән әнине «Бәби» спектакленә чакырдым. Карагач, юньләп бер сүз әйтмәделәр. Татар халкы тыйнаграк бит инде ул, ярылып, чәчелеп мактау дигән нәрсә юк анда. Алар хәзер минем белән горурланадыр инде. Әти белән әни алдында бик яхшы артист буласым килә. Иң саллы тәнкыйтьчеләрем алар. Әти-әнием, туганнарым, хатыным спектакльгә билет сатып алып килә икән, уем гел залда. Әмма мин аларны кертеп утыртмыйм, игътибар күрсәтә алмыйм. Бәлки, үпкәлиләрдер дә. Мин алардан гафу үтенәм! Эш процессым шундый инде. Һәр спектакльгә премьерага әзерләнгән кебек әзерләнәм. 

Беренче остазым – әтием. Әти Казан янындагы Кадыш бистәсендә гомере буе татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. Сәнгатьне яратты. Җырлый да, рәсем дә ясый, шигырьләр дә яза. Беренче җырларны, шигырьләрне әти өйрәтте. Мәктәптә укыганда ул алып барган драмтүгәрәккә дә йөргән идем.

Урамда тәрбияләнгәнгә дә самимилек югалмагандыр ул. Безне өйгә ашарга гына чакырып алалар иде. Урамның үз кагыйдәләре бар иде. Аннан соң авыл тәрбиясе дә ихласлык бирә. Балачакта җәйге каникулларны Мамадыш районы Ташлык һәм Яңа Комазан авылларында үткәрдек. Табигать искиткеч ул авылларда. Мин аларны Татарстан Швейцариясе дип атыйм.

Сайлау мөмкинлегем булса, акча булмаган илдә туар идем. Ләкин андый ил юк. 

Җирдән мәхәббәт фәрештәсе куылган кебек. Кирәксезгә әйләнгәндер ул. Сүз ир белән хатын мәхәббәте турында гына түгел. Табигать белән элемтә дә, бер-береңә карата игътибарлы булу да мәхәббәт. Хәзер фаҗигагә ис китми башлады бит. Тыңлыйсың да ике минуттан соң ук онытасың. Кешелек вәхшилеккә, хәвеф-хәтәргә күнекте бугай. Әйтерсең лә җирдә мәхәббәткә урын калмаган кебек. Ә бит мәхәббәтсез адәм баласы яши алмый.

Адәм баласы бер дә акыллы түгел инде ул. Акыллы булса, гасырдан-гасырга бер үк хаталарны кабатламас иде. Вакытлар гына үзгә, кеше үзгәрми. Аны бары нәфес җиңә икән.

Усаллана барам. Кунык җыям бугай. Миндә гаделлек хисе бик көчле. Аңлыйм: ул хис белән мин монда беркемгә кирәкмим. Шуннан өзгәләнә башлыйм, ачуым чыга.

Бу дөньяда Аллаһы Тәгаләгә ышанмасаң бөтенләй яшәп булмас иде. Ышанычтан башка яшәп булмый. Ул булмаса, кеше бу дөньядан китү юлын эзли, йә югалып кала. Ышанасың икән, Аллаһы Тәгалә калдырмас әле дисең, һәм ул калдырмый да.

Туган телне белмәү – наданлык. Без балаларыбыз өчен җаваплы. Телен белмәгән бала үзенең кем икәнен белмәячәк. Кеше үз нәселен белеп, шәхес булып формалаша. Һәр җан иясенең нәселе бар.

Театрыбызның зур вазыйфасы – милләтне саклап калу. Татарлыгыбыз шул театрларыбыз, сәнгатебез тирәсендә генә бит инде. Бездә милли музыка уйный, үз язучыларыбызның әсәрләрен куябыз, үз телебездә сөйләшәбез. Килгән тамашачы шуларны ишетеп китә дә, милли әсәрләребезгә тартыла. Булганы бетмәсен иде дигән курку хисе бар безнең тамашачыда.

Кеше хәзер табигатьтән ерагая. Карагыз, балаларны ничек саклыйлар. Комлыкта уйнарга ярамый, җиргә кагылырга ярамый. Табигатьтә йөрмиләр, соклана белмиләр, бары телефонда утыралар… Кеше табигатьтән, бер-берсеннән ераклаша икән, аның күңеле саега. Иң шәп ялым – табигатьтә йөрү. Вакытны уемда теркәп калдырырга тырышам. Берәр матур җир күрсәм, бик озак аны төшемдә күрәм.

 

Мин бер социаль челтәрләрдә дә юк, ә менә урамда йөреп, кешеләрне күзәтәм. Бу минем һөнәрем өчен дә кирәк. Кечкенә чакта абзыйлар капка төбенә чыкса, шулар янына килеп утыра идем. Шуңа күрә һәр өлкән кеше хәтеремдә уелып калган.

Тынлыкны тыңларга яратам. Иртә белән тынлыкны гына түгел, үз-үзеңне дә тыңлыйсың кебек.

Иҗади кризисларда барыбер булдырам дигән үҗәтлек алга барырга ярдәм итә. Урамда тәрбияләнгәч, югалып кала торган кеше түгелмен. Элек төшенкелеккә бирелә идем, хәзер юк. Тыл бар. Илсөяргә рәхмәт, тынычландыра. Кызым Зифа, улым Хәким турында һәрвакыт уйлыйм. Мин аларның әтиләре, минем өчен оялырлык булмасын, дим. Мин – гаилә кешесе. Зифа туганда локдаун иде, хатыныма балабызны карарга ярдәм иттем. Кызым белән бик якынайдым. Ул бик кирәк икән. Хәзер менә Хәкимне рәхәтләнеп карашам. Күтәреп йөргәндә аңа җырлар җырлыйм, сүрәләр укыйм. Улым белән кызыма бик бәйләнгән мин. Алар көч бирә. «Син – бәхетле кеше», – диям үземә.

Авыр вакытта яшибез дияргә яратабыз. Әмма безнең башка вакыт юк. Без шушы вакытта, шушы көндә иҗат итәргә тиеш. 

Картаю театрда бик тиз күренә. Кеше сүлпәнләнә башлый, темпы, уйнау манерасы үзгәрә. Сәхнә хәрәкәтчәнлек ярата бит ул. Картаюдан курыкмыйм үзе. Картлык – акыл җыйган чак дип әйтү үзеңне юату гынадыр. Ул – гомер ахырына җитү. Картлык тыныч килсен өчен матур итеп яшәргә кирәктер. Нәфесләнмәскә, кеше рәнҗетмәскә. Ул вакытта әҗәлдән дә курыкмыйсыңдыр дип уйлыйм. Аллаһыга ышанган, матур яшәгән кешене бакыйлыкка күчү куркытмыйдыр…

«Мәхәббәт FM» спектаклендә ничәмә егет йөргән кызларына тәкъдим ясады, яңа парлар кавышты. Кем өчендер гомер буена кадерле спектакль булып калачак. Ул дөньяга күпме пакьлек, матурлык өстәде. Сәнгать шундый булырга тиештер инде ул. 

Абсолют бәхетле булып булмый. Бәхетнең тәме, кадере мизгел булуында гына. Гомер шикелле. Ул да мизгел генә бит. Әгәр дә бетми торган булса, мәгънәсе, тәме булмас иде. Кешенең бәхете – бу дөньяга килеп китүендә.

Спектакль тәмамланып, баш ияргә чыккач, өскә карап Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәм. Бу – минем ритуалым.

Тамашачы театрга бушанырга килә. Әгәр дә ул спектакльне караганда бушана алмый икән, канәгать булмыйча кайтып китә. Эмоцияләрен чыгара икән, аңа ошаячак. Спектакль карап, ул үзен тикшерә кебек. Актёр, режиссёр, тамашачы адәм баласының таби-гатен күзәтә, сорауларына җавап эзли. 

Үземне тугры кеше дип әйтә алам. Бу минем урам тәрбиясеннән дә, гаилә тәрбиясеннән дә киләдер, мөгаен. Дусларым, танышларым белән мөнәсәбәтләрне дә ахыргача кадәр сакларга тырышам. Иҗат кешеләре гашыйк булучан дигән фикер штамп кына ул. Һич алай түгел! Якыннарымның гаиләсе таркалса, алар өчен бөтен барлыгым белән борчылам. Мәхәббәт – ул тормыш кебек, бердәнбер була. Илсөяр белән без – җандашлар. Бертөрле уйлыйбыз, бер-бер артлы бер үк фикерләрне әйтәбез. Һәрбер гаиләдәге кебек бездә дә аңлашылмаучылыклар булып ала, әмма ул безне якынайта гына.

Минем хатыным хыялый. Ул хыял белән яши. Шуңа да яратам мин аны. Андый кеше белән рәхәт. Бергәләп хыялланыбыз. Безне ул да берләштерә. Хыяллана белгән кеше алга таба омтыла, җылылык, бәхет, яктылык көтә.

Бернәрсә дә җиңел бирелми. Тормышның рәхәте дә – булганны саклауда. Аллаһы Тәгалә биргән бәхеткә теләсә ничек карарга ярамый.

Иҗат кешесе серле булып калырга тиеш. Фокусның да бит ничек күрсәтелгәнен аңлатырга ярамый, алайса кызыгы бетә. Театрда экскурсия уздырганнарын да яратмыйм, чөнки сере югала. Кеше бит могҗизага, тылсымга ышанып яши. Ә театр күпләр өчен сер дөнья-сы ул. Мин аны хәтта гыйбадәтханә дип әйтер идем. Анда чистарынасың, тормышыңны читтән карыйсың, үз-үзең белән ялгыз каласың.

Тамашачым булганга бәхетле мин. Ул сине кабул итсә, сине яратып спектакль карарга килсә, шул тамашачы белән бергә җитлексәң, картайсаң… Шуннан да бәхетле актёр юктыр.

Чыганак: syuyumbike.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*