tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тырыш эшмәкәр
Тырыш эшмәкәр

Тырыш эшмәкәр

Чын күңелдән хезмәт сөючән, тырыш, эшендә үзен суда балык хис кткән кебек тойган кешеләр генә югары дәрәҗәләргә ирешә ала. Моннан дистә ел элек Түбән Новгород өлкәсендә, Сергачта кечкенә генә павильон ачып, кешеләргә машина страховкалау һәм тиешле рәвештә килешүләр әзерләүче оешма ачып җибәргән кочкопожарлы Ирфан ШАИПОВ нәкъ шундыйлардан. Бүгенге көндә ул районның алдынгы эшмәкәрләренең берсе. Шуңа да карамастан ирешкәннәрендә тукталып калмыйча гел яңа идеяләр белән янып йөри. Янәшәсендә һәрвакыт ышанычлы тормыш иптәше Лилия ханымның булуы аңа гел алга барырга көч-куәт бирә. Ә ягымлы кызлары Лиана, Алина һәм Мадина тормышларының яме булып, һәр туган көнгә шатлык өстәп тора.
Россия эшмәкәрләре көне уңаеннан без Ирфан Таһир улы Шаипов белән очрашып, аның эшчәнлеге белән якынрак таныштык.

– Мин кече яшьтән техника белән мавыгып үскәнгә, киләчәктә бу өлкәдә эш алып баруымны шунда ук үзем өчен билгеләп куйган идем. Үсә барган саен бу юнәлешнең елдан-ел иң кирәкле тармакка әверелүе, аңа халык ихтыяҗының арта баруы, миңа бу өлкәдә үз эшемне башлап җибәрергә этәргеч булды, – дип сүз башлады Ирфан Таһирович.
Әйе, бүгенге заманда машиналар саны районнарыбызда артканнан-арта бара. Сергач районы гына түгел, хәтта күрше районнарда да тимер атларын тиешле рәвештә сатып-алу, учетка кую, техосмотр белән бәйле булган кәгазь эшләрен нәкъ менә “Шаипов” ИПсына ышанып тапшыра. Бүгенге көндә бу оешма шәһәрдә автомототранспортка бәйле булган бар хезмәтне күрсәтүче төп рәсми инстанция булып тора. Моннан гайре, автосервис, мойка, техосмотр, спецтехника, стоянка, эвакуатор, шиномонтаж, кузов ремонты һәм башка хезмәт халыкка күрсәтелә.
Соңгы айларда дөнья буйлап коронавирус пандемиясе таралу сәбәпле, кече һәм урта бизнес кыенлыкларга тап булды һәм шактый югалтулар кичерде. Әмма ләкин эшен җиренә җиткереп башкаручылар гына анардан җиңел котыла алды, язма героебыз да шулар арасында.

– Район хакимияте тарафыннан эшчәнлегебезне дәвам итәргә рөхсәт булганлыктан, коронавирусның зыянын күрмәдек дисәм дә ярый, Ходайга шөкер. Бар тиешле саклык кагыйдәләрен үтәдек һәм үтибез. Безгә клиентларыбыз алдан язылып үз вакытына килә, димәк, чират басып торулар юк.
Район җитәкчеләренә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Аларга нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзерләр. Үзебез дә хәлдән килгән тик район тормышында катнашырга тырышабыз, – ди Ирфан әфәнде.
Бүгенге көндә якташ эшмәкәрдә дистәдән артык кеше даими хезмәт итә Җитәкчелек тарафыннан яхшы мөнәсәбәт, уңайлы эш шартлары һәм тиешле хезмәт хакы булганга, бирегә күрше авыл һәм районнардан йөреп эшләүчеләр дә бар. Мәсәлән, кочкопожарлы Руслан Жиһаншин биредә автокөпчәкләрне көйләүче булып хезмәт итә. Ирфан Таһирович билгеләвенчә, бик тырыш егет, эшен җиренә җиткереп башкарганы һәм туган көне (29 май) уңаеннан җылы теләкләрен ирештерде.

Уңышлы эшмәкәр 18 ел дәвамында (4 созыв) авыл советы депутаты да һәм мәчет каршындагы “двадцатканың” иң актив әгъзасы. Димәк, авылдашлары аңа ышана, хөрмәт итә һәм үз тавышын бирә. Ә Ирфан Таһирович, үз чиратында, аларның ышанычын акларга тырыша, авыл тормышында актив катнаша. Бу хакта сораша башлагач, ул: “Хәлдән килгән тик булышабыз!” – гына диде. Әмма үз белгәнебездән чыгып әйтә алабыз – аның тырышлыгы белән Кочко-Пожарның кайбер урам-тыкрыкларына якынча 300 м юлга вак таш салынды, җирле мәчетнең беренче катын тиешле сыйфатка китерүдә дә өлеше шактый. Узган елда абыйсы истәлегенә зурлап оештырган районара чаңгы турнирын күпләр сагынып сөйли. Шулай ук Сергачтагы инвалидлар җәмгыятенә, балалар приютына да аның ярдәме зурдан. Кыскасы, ярдәм сорап килүчеләрне буш кайтармый, хәленнән килгән тик булышырга тырыша.
Алда билгеләп үткәнчә, Ирфан әфәнденең иң зур куанычы һәм таянычы – гаиләсе. Хатыны Лилия белән алар 22 ел бер-берсенә терәк булып гомер итәләр, эшмәкәрлекне алып баралар. Буш урында оҗмах кебек зур, иркен йорт төзеп, өч балаларына тиешле тәрбия биреп, гореф-гадәтләребезне сеңдереп үстерәләр. Алар, үз чиратларында, әти-әниләренең горурлыгы булырга тырышалар. Мәсәлән, Лиана юридик юнәлештә югары белемле белгеч, бүген гаилә бизнесында катнаша. Алина янә генә Рус Пожары мәктәбенең 9 классын уңышлы тәмамлаган. Ә йөзем җимешедәй төпчекләре Мадина бик теләп балалар бакчасына йөри.

Эш булгач, бернигә вакыт калмый дип тормыйлар Шаиповлар. Күпләп бакча үстерәләр, рәхәтләнеп ял да итә беләләр. Гаилә башлыгының төп шөгыле – аучылык, ә бергәләшеп алар өлкә үзәгенә татар концертларына, мәркәзебез Казанга, Мәскәүгә экскурсияләргә йөриләр, җылы якларга ял итәргә баралар.
Эшчәнлеге чәчәк аткан, дөньясы тулы булган эшмәкәрдән киләчәккә планнары турында да сорашмый булдыралмадык, ә алар шаккатырдый булып чыкты.
– Беренче итеп, базабызда кызыбыз Лиана өчен кофейня ачмакчы булабыз. Ул бу юнәлеш белән кызыксына, төрле тәмле ризыклар әзерләргә кулы ята. Үзем эшемне башлаган павильонны тиешле рәвештә җайлап аның кул астына тапшырмакчы булабыз. Бу шулай ук клиентларыбыз өчен дә эшләнә. Машинасы юылган, яисә ремонтланган арада кереп җылыда чәй яисә кофе эчү урыны булсын дип.

Бүгенге көндә тагын бер автосервис төзелеп килә, аның эшләре ай дәвамында тәмамланачак. Киләсе елга мойканы зурайтырга планнар бар. Шулай ук, якын арада “Магнит” сату үзәге янәшәсендә 50-100 кв.м тәшкил иткән 6-7 сату ноктасы төзү күздә тотыла. Болар барысы да процесста, проект әзер. Ә якын киләчәктә – Сергачта шәхсән клиника ачу. Ул, әлбәттә, югары квалификацияле белгечләр һәм заманча җиһазлар – МРТ, УЗИ, КТ һ.б белән тәэмин ителер, диде зирәк карашлы эшмәкәр якташыбыз.
Без Ирфан Таһировичны Эшмәкәрләр көне белән ихластан котлыйбыз. Киләчәктә дә эшчәнлегенең бүгенгедәй чәчәк атуын, үзенә һәм якыннарына саулык, бәхет теләп калабыз!

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*