tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ураза. Тән һәм рух сәламәтлеген саклау” темасына гастроэнтеролог һәм ислам психологы чыгыш ясаячак
“Ураза. Тән һәм рух сәламәтлеген саклау” темасына гастроэнтеролог һәм ислам психологы чыгыш ясаячак

“Ураза. Тән һәм рух сәламәтлеген саклау” темасына гастроэнтеролог һәм ислам психологы чыгыш ясаячак

14 март көнне Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегендә “Бәдән ни дәшә” проекты кысаларында “Ураза. Тән һәм рух сәламәтлеген саклау” темасына гастроэнтеролог һәм ислам психологы чыгыш ясаячак.

Очрашуда Башкорт дәүләт медицина университетының педиатрия кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, гастроэнтеролог, педиатр Вахитова Гөлназ Абрек кызы һәм ислам психологы, клиник психолог Яхин Филүс Флүр улы киләсе темаларга тукталырлар:* Уразаның организмга файдасы һәм зыяны;

* Дөрес туклану һәм су балансын саклау;
* Кемнәргә ураза тотарга киңәш ителми;
* Укол кадату, дару эчү – ничек алтын урталыкны сайларга;
* Ураза кешенең эчке дөньясына ничек тәэсир итә,
* Уй-фикерләрне, күңелне чиста тоту серләре;
* Калеб һәм нәфес төшенчәләренә ислам психологы карашы.

14 март 17.00 сәгатьтә Карл Маркс урамы, 3Б адресы буенча көтеп калабыз!

“Бәдән ни дәшә” проектының максаты – милләтне сәламәтләндерү, үз өлкәсе белгечләреннән җәмәгатьчелеккә файдалы мәгълүмат җиткерү һәм татар интеллигенциясе арасында яңа йөзләр ачу.
Проект авторы – Гөлшат Сафина.

Чыганак: Представительство ВКТ в РБ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*