Россиянең Төньяк шәһәрендә яшәүче милләттәшләребезгә татар мәдәни үзәген булдыру өчен бина бирелгән иде. Хәзер анда төзекләндерү эшләре бара. Иртәгә, 22 нче декабрьдә, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әлеге бинадагы эшләр барышы белән танышачак.
Милли Шура рәисе шулай ук Санкт-Петербургта яшәүче милләттәшләребез белән дә очраша.