tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Марий Эл Республикасы ифтарында катнашучыларны сәламләде
Васил Шәйхразыев Марий Эл Республикасы ифтарында катнашучыларны сәламләде

Васил Шәйхразыев Марий Эл Республикасы ифтарында катнашучыларны сәламләде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Марий Эл Республикасына килде.

Бүген Медведево бистәсенең «Витязь» физкультура-сәламәтләндерү комплексында беренче тапкыр Республика ифтары узды. Чараны Медведево районы администрациясе ярдәме белән Мөселманнарның төбәк дини идарәсе, Татарларның төбәк милли-мәдәни автономиясе һәм Татар мәдәнияте үзәге оештырды.

Васил Шәйхразыев катнашучыларны сәламләде. Ул барысын да изге Рамазан ае белән котлады һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшырды.

Чарада шулай ук Марий Эл Республикасы татарларының “Милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әмир Шакиров, Марий Эл Республикасының “Республика татар мәдәнияте үзәге” директоры Илгис Гайсин, Мөфти Фәнүс Сәлимгәрәев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов һәм башкалар катнашты.

Соңрак Марий Эл Республикасының Җәмигъ мәчетендә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән ифтар оештырылды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*